Рузаевка районы Татар Пешлә авылыннан Бадамшиннар өчен кан донорлыгы - гаилә традициясе. Альберт уллары Артур, Альмир белән Адель бергәләп кан хезмәтенә йөриләр, канны күңелле һәм уңай бирәләр! Артурның 19 донациясе бар, Альмирның 21 донациясе бар, ә Адель 7 тапкыр кан тапшырган һәм донорлыкта өлкән абыйларын куып җитә, дип яза Доноры Мордовии сайтында.
Кардәшләрнең игелеклелеген һәм интеллигентлыгын билгеләп үтәсе килә: алар бер-берсенә кайгыртучанлык күрсәтәләр. Ата-аналары лаеклы уллар тәрбияләгәннәр һәм алар белән горурлана алалар!
- Минем өчен олы абыйларым - һәрнәрсәдә үрнәк! Донор хәрәкәтенә алар артыннан килдем: бергә уңайлырак һәм күңеллерәк. Бер - беребезне барлык этапларда да көтәбез, хәтта донор креслоларында да янәшә булырга тырышабыз, - дип уртаклашкан Адель Альберт улы Бадамшин.