Ләмберә районы Кырви (Кривозерье) мәдәният йортында ай башында үткән язның беренче бәйрәмен – 8 мартны “Ягез, әбиләр” дигән конкурс үткәреп каршылыйлар.
Конкурста катнашучыларның барысы да, тормыш четерекләренә карамастан, җан яшьлеген, акыл үткенлеген саклап кала алдылар: рәхәтләнеп ярыш биремнәрен үтәп, күңел ачтылар.