Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе “От Руси к России” пилот дәресендә катнашты. Дәресне 5 сыйныф укучылары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Рушания Низаметдин кызы Шамшетдинова үткәрде.
Дәрес интеллектуаль уен рәвешендә узган. Аның барышында укучылар Россия дәүләтенең барлыкка килү этаплары турында күзаллау формалаштырырга мөмкинлек бирүче сорауларга җавап бирделәр.

Укучылар 2 командага бүленеп катнаша. Ике команда вәкилләре дә укытучы әзерләгән сорауларга актив җавап биргәннәр һәм биремнәрне тиешенчә үтәгәннәр. Зур булмаган аерма белән “Патриотлар”командасы җиңгән.
Укучылар җәмгыять өчен үз дәүләтләренең тарихын белү зур әһәмияткә ия дигән нәтиҗәгә килгәннәр.