4-6 мартта Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Җыенда Россия Федерациясенең 44 төбәгеннән, 5 чит илдән барлыгы 800 татар эшмәкәре катнашкан.
«ЭКО Халял» сәүдә йорты директоры Талип Рафаил улы АБУБЕКИРОВ ел саен Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнаша. Ул җыен турындагы фикерен «Юлдаш» газетасы белән уртаклашты.
- Мордовиядән Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында татар бизнесменнар клубы җитәкчесе Гафур Галәв улы Абдрашитов җитәкчелегендә 26 делегат катнашты, - ди Талип Рафаил улы.

- Казандагы җыен - Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар авыллары эшкуарларының бер-берсе белән тәҗрибә туплау, үз эшчәнлекләре, авылда бизнес алып бару үзенчәлекләре, яшьләрне бу эшкә җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләү мөмкинлеге булган мәйданчык, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. - Форумда бизнеска гына түгел, милли мәдәниятне һәм телне саклауга һәм үстерүгә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр дә каралды.
Беренче көнне җыен кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләде. Пленар утырыш алдыннан Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкәсе белән танышырга мөмкинчелек тудырылган иде. Биредә Мордовиядән “Подлесная”, “ЭКО Халял”, “Карпайские”, “Юлдаш”, “Казы братьев Ишалеевых” сату маркалары җитәкчеләре чыгыш ясадылар, төрле төбәкләр белән элемтәләр урнаштырдылар. Мәсәлән, быел Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Казахстан, Кыргызстан, Тюмень, Красноярск белән килешүләр төзелде.
Җыенның икенче көнендә, 5 мартта, “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы старт алды. Ул: “Безнең нигезебез - авылда. 4200 гә якын татар авылы бар. Бу авылларның эчтәлеге - эшмәкәрләрдә. Татарлыкка еш кына читтән торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Алар халкыбызның борынгыдан килгән һөнәрчелек, кәсепчелектрадицияләрен дәвам иттерүче. Алар цехлар ача, эш урыннары булдыра, керемнәрен авылны саклауга юнәлтә. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә һәм тора-бара үзләре дә авылны саклауга өлеш кертә башлый. Әлбәттә, Бөтендөнья татарлар конгрессы сезгә таянып эшли. Һәрберегезгә зур рәхмәт!” - дип билгеләп үтте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясенең Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды. Пленар утырышның беренче өлеше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Чараның икенче өлешендә җыен кысаларында эшләгән дискуссия мәйданчыкларына нәтиҗә ясалды. Чара ахырында Татарстан Рес-публикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Гаяз улы Шәйхразыев делегатларга Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды. Ирешкән уңышлары өчен Мордовиянең Ромодан районы Белозерье авылы эшмәкәре Юсеф Айса улы Асаиновка Рәхмәт хаты (Благодарственное письмо) тапшырды.
Җыенда катнашучылар өчен көн мәдәни программа белән дәвам итте. В.И.Ленин исе-мендәге Мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсен карадык. Кичә кысаларында «Бабай утары» картиналар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Алтынчы март көннәрендә XII Бөтен-россия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Кукмара районында булдык. Көн дәвамында без биредәге татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштык һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадык.
Кукмара муниципаль районына барлыгы алты маршрут билгеләнгән иде. Бу районга бару очраклы түгел, ул Татарстанның алдынгы районнарының берсе. Биредә “Адай икмәге” икмәк пешерү цехын карадык, “Кукмара метал савыт-саба заводы”, итек комбинаты белән таныштык, Кукмара районының Зур Сәрдек, Олыяз, Байлангар, Ядегәр авылында булдык. Сөт продукциясен эшкәртү буенча да системалы эшлиләр. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мордовия, Пенза, Пермь, Самара, Чувашстандагы зур татар авылларын да үрнәк итеп китерде.
Пленар утырышка кадәр делегатлар дүрт дискуссион мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләре, авылларны саклау һәм үстерүдә татар брендының роле, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү, игенчелек, терлекчелек тармагында инновацияләр турында фикер алыштык. Бу мәйданчыклар делегатларга үзара элемтәләр булдыру өчен дә кирәк. Быелгы чараның тагын бер яңалыгы - Бөтенроссия татар авыллары сабан туен оештырачак төбәктән иҗат коллективлары, эшмәкәрләрдән торган аерым делегация чакырылып, алар үзләренең җирлекләре белән таныштырачак. Сүз уңаеннан: быел татар авыллары Сабан туе Пермь краеның Барда районында узачак.
Без Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Кукмара районы җитәкчелегенә рәхмәтләребезне җиткердек.

Наилә НАСЫРОВА