Мордовиянең төрле белем йорты укучылары “Кошларны кышын ашатыгыз!”акциясенә кушылалар.
Акциянең төп максаты - кышлаучы кошларга салкын чорны кичерергә ярдәм итү, шуның белән аларның санын саклап калу һәм төрләрнең төрлелеген саклау. Ә бурычлары - кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү, кышкы авыр шартларда ярдәм итү теләге. Максат белән бурычларны тормышка ашырып, Темниов районы Аксель мәктәбе укучылары кошларга җим тартмалары ясап, анда аш салып кошларга җиңел кышны үткәрергә ярдәм итәләр.
Ромоданово районы Алтар урта мәктәбе укучылары да “Кошларны кышын ашатыгыз!”акциясендә катнаша. Бу мәктәпнең 3 сыйныф укучылары әлеге чарада катнашып кошларны кыш көне җим салып ашаталар.