Анвәр Джиган улы Кутуев 1929 елның 15 июлендә Ельники районының Чурино авылында Джиган Камалетдин улы белән Магирә Хөсәен кызының күпбалалы гаиләләрендә туа. Гаиләдә иң олы бала булган Анвәргә 12 яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе Джиган Камалетдин улын сугышка алалар һәм тормышның ачысын шул вакытта ук язма героебыз да татый башлый.

Анвәр Джиган улы Кутуев оныгына, Диляра Юсуповага шулай сөйләгән:
- 1941 елның августында әтием батырларча вафат була. Мин аны бүтән күрмәдем. Похоронка 2 елдан соң килде. Анда әти Смоленск янында, Ельня шәһәрендә һәлак булган дип язылган иде. Барысы да еладылар, әни бөтен урамга елады. Ул чагында мин үзем барлык фашистларны үтерергә әзер идем. Без, яшьтәшләребез белән, үз теләгебез белән фронтка китәргә җыенган идек, ләкин ике-өч көн эчендә акыл өстен чыкты: кемдер йортта хуҗа булып калырга тиеш иде бит. Мин – гаиләдә иң өлкәне идем, ике братым һәм ике сеңелем кечерәк иделәр…
Биш балалалы гаилә иле ни күрә, болар да шулай яшиләр: әнисе Магирә Хөсәен кызы колхозда эшләгәнгә, Анвәр дә колхоз эшләрендә була. Унике яшьтән күрә башлаган авырлыкларны искә төшергәндә бүген дә дулкынлана ул: авыр, ачы хатирәләр аның күңелен борчый. Һәм Анвәр Джиган улы истәлекләрен дәвам итә: “Авылда калган кешеләрнең барысы да намус белән эшләделәр. Без, балалар, әтиләребез урынына хезмәт вахтасына бастык. Мин атта эшләдем: колхозда печән җыештырдым, ташыдым, тирес чыгардым, колхоз терлекләрен ашаттым һәм эчерттем. Әмма иң җаваплы - ашлыкны кабул итү пунктына чыгару иде. Бер грамм да югалту юк, барысы да фашист Германиясен җиңү өчен барды бит!
Елдан-ел хәлләр авырайды. Бәрәңге утырту өчен яшелчә бакчасын сөрергә кирәк иде - без дә сөрә идек. Әни һәм яшьтәш яшүсмерләр җигелгәннәр, аларның өйләрендә дә олылар булмаган. Алты-җидешәр кеше сукага җигелеп, яшелчә бакчаларын сөрә идек. Иртәдән алып төнгә кадәр шулай. Никадәр күбрәк эшләсәк, Ватанга файда китерсәк, газаплар шулкадәр тизрәк бетәр һәм без җиңәрбез, дип ышана идек. Шулай килеп чыкты да - Бөек Җиңү килде!
Аннары Анвәр Джиган улы Акчеево мәктәбендә җиде классны тәмамлый. Өч ел Дальний Востокта связь баталионында хезмәт итә. Туган Чурино авылына кайткач, бригадир иттереп куялар. Тырышып бар эшне дә башкара. Эшкә җаваплы, җиренә җиткереп башкаручы, табигатьтән сәләтле Анвәрне “Якты тормыш” колхозы парторгы иттереп сайлыйлар. Ике созыв Акчеево авылы Советы председателе була. Лаеклы ялда, пенсиядә чакта “СССРга 50 ел” колхозында ревизия комиссиясе председателе булып хезмәт итә. Тормыш иптәше Алия Ибрагим кызы белән 67 ел бергә яшәгәннәр (Алия Ибрагим кызы өч елдан артык элек бакыйлыкка күчкән), дүрт бала – Халиль, Кярим, Камиль, Рашидне үстергәннәр. Алия Ибригим кызы гомере буе авылы колхозы бозауларын караган. Аның өендә һәрвакыт җылы, чиста, татлы татар ашлары исләре аңкып торган. Бүген Джиган улы Анвәр матур гына үлында яши. Аны алты оныгы һәм җиде оныкчыгы уңышлары белән сөендерә.
Үткән атнада тыл хезмәтчәне, Хезмәт ветераны Анвәр Джиган улы Кутуевка Ельники районы җитәкчесе Юрий Алексеевич Бекешев “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” медален тапшырырга килгән. Ул: “Хөрмәтле Анвәр Джиган улы! Сез барлык буыннар өчен якты үрнәк булып торасыз, Бөек Ватан сугышының авыр елларын кичердегез, уртак җиңүгә зур шәхси өлеш керттегез. Сезнең тормыш юлыгыз һәрберебез өчен Ватанга намуслы хезмәт итүнең иң яхшы үрнәге. Илебез файдасына хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек һәм якыннарыгызның кайгыртуында, мәхәббәтендә озын гомер итүегезне телим.”
Хезмәт ветераны исеменә әйтелгән мактау сүзләре Анвәр Джиган улы күңеленә хуш килә һәм рәхмәтләрен белдереп болай ди: “...мин онытылмаган, Ватаныма бүген дә кирәк. Хәтта ун елга яшәреп киттем...”

Наилә НАСЫРОВА