Өченче мартта Саранск шәһәрендә остазлар көненә багышланган «Наставник: профессия, призвание, судьба» дигән тантаналы чара узган.
Игътибар үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекләрен җитәкләүче тәрбия буенча директорларның педагоглары һәм киңәшчеләре булды. Әлеге чарада Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Альфия Фатих кызы Муртазина белән башлангыч бүлекчә рәисе Зарина Абузярова катнашкан. Чара барышында беренчеләрдән булып хәрәкәтнең төбәк бүлеге советы рәисе Дарья Николаевна Якунина «Татар Тавла төп гомуми белем бирү мәктәбе» башлангыч бүлеге исемле сертификат тапшырган.