Алдакчылар белән аралаша дип аңламыйча, акча күчергән.    
Саранскның эшсез кешесен, төрек дару препаратын сату сылтавы белән, мошенниклар алдаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча 1 нче ОПП дежур частена 29 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез кешеләр алдау юлы белән аңардан 47 мең сум урлаганнарын хәбәр иткән. Сәламәтлеге буенча мөрәҗәгать итүчегә дәвалану өчен Төркия җитештергән дару сатып алырга кирәк булганлыгы ачыкланган. Аны даруханәләрдә тапмагач, ул, танышының киңәше буенча, мессенджер буенча заказлар кабул итүчегә мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Язышу вакытында сатучы таләп ителгән даруны аның счетына 40 000 сум күләмендә түләүне күчергәннән соң гына җибәрергә ризалаша. Мошенник белән аралаша дип уйламыйча, зыян күрүче акчаны күчергән. Икенче көнне аңа кыз тагы шалтыраткан һәм хәзерге вакытта мондый дару юк, әмма бәясе 7 меңгә кыйммәтрәк булган аналогы бар, дип хәбәр иткән. Егет бу сумманы да үзенә әйтелгән счетка керткән. Шуннан соң язышу тукталган, алдагы хәбәрләргә тәэмин итүче җавап бирмәгән.
Саранск кешесе полициягә мөрә-җәгать итәргә мәҗбүр була. Хәзерге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятькә катнашы булган затларны эзләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.