Яңа елның беренче баласы
Атюрьево районы ЗАГСында тантаналы рәвештә яңа 2023 нче елда туган беренче баланы котладылар.
Нижний Пишляй авылында гомер итүче Бикаевлар гаиләсендә 2023 нче елның 9 январенда икенче бала буларак беренче тапкыр дөньяга аваз салган малайга матур иттереп Ильяс дигән исем кушканнар. Бу борынгы татар исеме: Бөек пәйгамбәрләрнең берсе шулай аталган (гарәп теленнән «Алла куәте» дигәнне аңлата).
Ильясның беренче тантанасында Атюрьево районы җитәкчесе С.Е.Ермолаев белән ЗАГС нәчәле О.П.Атманзина, мәгариф бүлеге җитәкчесе С.Ф. Сятишева ихластан котлаганнар һәм гаиләгә бүләкләр дә тапшырганнар.
Сабыйга район хакимияте бүлеге (ЗАГС) начальнигы Олеся Петровна Атманзина тантаналы котлавыннан башланды:
- Бүген без Россия Федерациясенең кечкенә гражданинын, 2023 елда Атюрьево районында туган һәм теркәлгән беренче баланы хөрмәт-либез.
Балалар - гаиләнең төп байлыгы, бөтен дәүләтнең хәзинәсе. Шундый шатлыклы вакыйга уңаеннан, традиция буенча, яңа туган сабыйны хөрмәтләү тантанасы уздырыла. Бикаев Ильяс Владимирович исемен туу турындагы актның беренче язмасы төзелде. Актлар язу юбилей китабына кул куюның мактаулы хокукы баланың әнисенә бирелә.
Бәйрәмгә илебезнең яңа гражданины хөрмәтенә яңгыраган Россия Федерациясе Гимны аерым тантана бирде.
Кунакларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Сергей Егорович Ермолаев мөрәҗәгать итте, ул тантанага килгән яшь ананы һәм барлык туганнарын яңа гражданин һәм районда яшәүче тууы белән котлады һәм Гүзәл Фәрит кызына чәчәкләр белән яңа туган Ильяска, аның энесе Исламга бүләкләр тапшырды.
Гаиләне бала туу белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Светлана Федоровна Сятишева да котлады:
- Безнең районда баланың иҗади һәм физик үсеше өчен барлык шартлар да бар: балалар бакчалары, мәктәпләр, боз аренасы, мәдәният йорты, - дип ассызыклады ул, аннары районның яңа кешесенә балалар бакчасына символик юллама тапшырды.
ЗАГС хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы кызыклы үткән: музыка, аның фонында чара, малай исеме өчен сайланган исемнең мәгънәсен ачу, хәтта булачак һөнәренең шаян фаразлавы, шулай ук әбиесе Хәмидә Ималетдин кызы өчен сораулар конкурсы да. Ә бәйрәм азагында яраткан баланы тәрбияләүнең мәрхәмәтле рецепты тәкъдим ителгән.