Вакыт бер урында тормый, менә чираттагы ел ахырына якынлаша. Һәр кеше өчен ул төрле була. Алда безне яңа уңышлар һәм, бәлки, көтелмәгән якты тормыш вакыйгалары өчен ишек ача торган яңа ел көтә. Иң мөһиме, барлык вакыйгалар да шатлыклы, ә киләсе ел һәр кеше өчен бәхетле елларның берсе булсын. 
Ә бит барыбыздан да бигрәк Яңа елны ихластан балалар көтә. Алар шатланып бәйрәмгә әзерләнәләр һәм бу эштә армыйталмый ата-аналары, әби-бабайлары да ярдәм итә: төрле кул эшләре һәм яңа ел рәсемнәре ясыйлар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр... Мәсәлән, Темниково районы Тархан авылы китапханәчесе һәм авыл клубы хезмәткәре Зульфия Реуф кызы белән Нюрия Шәриф кызы Муратовалар «Исәнме, Яңа ел!» күргәзмәсенә кәгазьдән карчыклар, төсле-төсле рәсемнәр ясаганнар. Ә Митрялы авылы клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре Венера Рәшит кызы Ялышева белән Зәйнәб Шәмил кызы Утешева халыкны милли татар телебездә дә котлап матур Чыршы бәйрәме үткәргәннәр, 30 декабрьдә тагы чара үткәргәннәр (фотода милли Кар кызы белән Кыш бабай), халыкны котлап авыл буенча йөргәннәр, Кыш бабай бүләкләрен өләшкән. Мәсәлән, котлау сүзен Садия Загидулла кызы Шехмаметьева видеода: «Ёлка, ёлка без сине, Сагынып көттек ел буе...» дип сөйли һәм якташларына ихластан Яңа 2026 ел теләкләрен татар һәм рус телләрендә тели. Теләкләрегез кабул булсын, Садия ханым! Инсар социаль яклау бүлеге дә шатлыклы Яңа елны көтү һәм иҗади илһам атмосферасы белән тулы. Бирегә йөрүче пенсионерлар зал уртасындагы чыршыны бизәгәннәр һәм аларның осталары карнавал костюмнары ясау өстендә бөтен көчләрен куеп эшлиләр. Бәйрәм чын-чынлап якты һәм онытылмаслык булсын өчен һәркем үз өлешен кертергә тырыша: фотодагы Сания Нугайбек кызы Исмаилова  ихластан Яңа ел барыбыз өчен бәхетле булуын тели. 
Иң тылсымлы бәйрәм, Яңа ел алдыннан Ләмберә районы «Алмаз» мәдәни үзәге үз ишекләрен махсус кунаклар өчен ачты! Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә багышланган игелекле һәм чын-чынлап җылы уен-күңел ачу программасы  узды. Балалар әниләре белән бергә рәхәтләнеп Яңа ел җырларын җырладылар, күңелле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар, ә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе «Хыял йорты»н бергә төзү булды. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны татлы бүләкләре белән сөендерделәр. 
Бәхетле булыр өчен бар нәрсәдә дә чик-чама булырга тиеш. Беренчедән, Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә алда торган Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен саклау мәсьәләләре, шулай ук кышкы каникул чорында балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Барысы турында региональ Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Илиев, Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Сурков, Россия Тикшерү комитетының РМ буенча Тикшерү идарәсе җитәк-чесенең өлкән ярдәмчесе Наталья Афанасьева, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РМ буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Соколов сөйләде. Юл кагыйдәләрен сакларга да, ут-күздән сакланырга да онытмыйк. Тагы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Мордовия халкына куркынычсыз-лыкның төп кагыйдәләре турында республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искә төшерделәр. Ведомствода узган матбугат кон-ференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының РМ буенча Баш идарәсе җитәкчесе Сергей Репин белән гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Наумов пиротехник эшләнмәләрне, Яңа ел иллюминациясен куллану кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр. Тиешле урында пиротехниканы сатып алып, рус тәрҗемәсе инструкциясе буенча эш-ләргә киңәш иттеләр алар. Сак булыгыз, якыннарыгыз исән-сау булсын, бәйрәмегез күңелле үтсен.
Ә хәзер грациоз һәм энергияле символ сезгә яхшы мөнәсәбәттә булсын өчен узып баручы елның соңгы төнен, Көнчыгыш йолдызнамәсе (Кытай календаре нигезендә, 2026 елның символы Утлы Кызыл ат булачак) киңәшләрен исәпкә алып, дөрес каршы алырга кирәклек турында искә алыйк. Бу Яңа ел өстәленә дә кагыла. Яңа 2026 ел бәхет китерсен өчен бәйрәм өстәлен дөрес әзерләп каршыларга кирәк, икән. Кайбер ризыклар ел хуҗасының күңеленә хуш киләчәк, ә кайберләре, киресенчә, аңа ошамаска һәм уңышны качырырга мөмкин икән. Утлы ат табигыйлекне, тәртипне ярата, моны Яңа ел өстәлен әзерләгәндә төп кагыйдә итеп алырга мөмкин. Шуңа күрә яңа 2026 елга менюны планлаштырганда түбәндәге ризыкларга өстенлек бирегез. Җиңел яшел салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисемтәләре, Кызыл атны “хуплап” кына калмыйча, сәламәтлек өчен дә файдалы булачак. Кытайдагы ышанулар нигезендә, өстәлгә куелган тавык яисә күркә ризыгы гаиләне берләштерергә һәм уңышны өйгә тартырга сәләтле. Балыктан әзерләнгән ризыклар йорт хуҗасының финанс иминлеге символы булып тора. Ат шикәр ярата, шуңа күрә үзеңә татлы ризык рөхсәт итәргә мөмкин.
Утлы Ат елын каршылаганда ниләр әзерләргә кирәкми?
Тулысынча баш тартырга кирәк булган беренче әйбер - ат һәм сыер ите. Көнчыгыш астрологиясе раславынча, бу төр ит ризыклары көчле энергетик конфликт тудырачак һәм киләсе елда уңышны куркытачак.
Яңа елга учакта яисә мангалда ит, артык ачы кабымлыклар, фритюрада кыздырылган ризыклар әзерләү кирәкмәс. Кызыл Ат моны ут энергиясенең артык булуы дип кабул итәргә мөмкин, бу исә аны куркытачак, һәм шуның белән бергә уңышны да.

Наилә НАСЫРОВА
(Фотолар югарыда әйтелгән оешма сайтларыннан алынды)