Пензятка авылында почта бүлеге ремонтлана
Авылларда почталарны модерни-зацияләү Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла.
Ләмберә районы Пензятка авылының почта элемтәсе бүлеге бинасына күптән капиталь ремонт кирәк булган. Хәзерге вакытта объектны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша, алда тантаналы ачылу. Ләмберә региональ сайлау округы буенча Мордовия госсобрание депутаты Надия Харис кызы Заликова җитәкчелегендә «Партия десанты» төзекләндерелә торган бинаны карады һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.
Яңарту кысаларында иске тәрәзәләр яңа ПВХларга алыштырылды, диварлар һәм түшәмнәр буялды, санузел төзекләндерелде, керү төркеменә ремонт ясалды, электр үткәргечләр алыштырылды, монтаж эшләре башкарылды. Мониторингта катнашучыларның барысы да билгеләнгән барлык нормаларга туры килгән ремонтның югары сыйфатын билгеләделәр.
Модернизациядән соң Пензятка почта бүлеге халык өчен тагын да киңрәк хезмәт күрсәтә алачак. Бу райондагы күп функцияле Үзәккә барырга кирәк тә булмас, бигрәк өлкән яшьтәге кешеләргә тормышны җиңеләйтәчәк, ә кирәкле хезмәтне монда, урында, үз почта бүлекчәсендә алырга мөмкин булачак.