Диана Позднякова: «Шахмат - баш мие өчен менә дигән тренажер»
Алтынчы сыйныф укучысы ферзяны ничегрәк бирә һәм шахмат дебютында җиңә белә.
Шахмат - иң борынгы тарихы булган кызыклы уен. Аны дөньяның барлык почмакларында яраталар. Бүген шахмат спорт кына түгел, балаларны тәрбияләүнең ышанычлы ысулы да. Бик яшь вакыттан ук барлык гроссмейстерлар да шахмат уйнаганнар. Тумышы белән Темников районы Зур Татар Караево авылыннан Диана Позднякова да бу спорт төрендә иртә старт ала. Ул Советлар Союзы Герое А.И.Семиков исемендәге Темников урта мәктәбенең 6 «А» сыйныфында укый. Алты ел элек беренче сыйныф укучылары буларак, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Николай Николаевич Чибирев җитәкчелегендә «Белая ладья» шахмат клубына язылганнар.
Бүген Дианага 12 яшь. Ул барлык предметларны гел «5» билгеләренә үзләштерә, шахмат буенча мәктәп командасы капитаны һәм рус теле, математика, инглиз теле, биология, әдәбият буенча мәктәп конкурсларында һәм олимпиадаларында җиңүче булып тора. Чөнки шахмат ми өчен искиткеч тренажер.
Ике атна элек район укучылары арасында узган ярышларда Диана дүрт партия уйный һәм барысында да җиңә. «Теләсә нинди шахмат партиясенең төп максаты - җиңү, шуңа күрә мин көндәшемнең тозакларын чишәргә тырышам, иң яхшы адым эзлим, фикерләремне туплыйм һәм ахыргача көрәшәм», - дип олыларча аңлата Диана. Аның фикеренчә, шахмат - баш мие өчен менә дигән тренажер, ә спорт төре буларак нәкъ шахмат ихтыяр көчен чыныктыра.
Язма героебызга шахмат уйнарга бик ошый. Ул клубтагы барлык дәресләрдә дә актив катнаша. Шул ук вакытта теләсә нинди уенчының котылгысыз җиңелүләре аны, кыйммәтле тәҗрибә туплап, үсеш өчен яңа мөмкинлек күреп, оттыруны ныклык белән кичерергә өйрәтә.
«Диана - минем иң яхшы укучым, - ди тренер-укытучы Николай Николаевич Чибирев. - Ул бик игътибарлы; башта берничә хәрәкәткә мөмкин булган хәлләрне оттыра, логик чылбырларның (цепочки) эзлеклелеген дөрес куллана. Даими шахмат дәресләре аңа бу сыйфатларның киң үсешенә ярдәм итә. Аннан күренекле белгеч үсәр дип уйлыйм».
Николай Николаевич күзәтүләре нигезендә билгеләп үткәнчә, еллар дәвамында шахмат клубына йөрүче балалар интеллектуаль үсештә сизелерлек арта. Бу аңлашыла, чөнки уен барышында баш миенең ике ярымшары берьюлы бер үк вакытта эшләве бара: сул - грамоталы хәрәкәтләр төзү өчен җаваплы, ә уң – җиңүгә алып килергә мөмкин булган барлык вариантлар хисабына.
Позднякова Диана шахмат уенының төп кагыйдәсе турында сөйли: «Иң көчле фигураны - ферзяны уен башыннан чыгарырга ярамый, - дип җавап бирә алтынчы сыйныф укучысы. - Башта зәгыйфь фигуралар белән уйныйлар. Ә мин «детский мат» куярга яратам».
Нинди укучы үз укытучысын җиңәргә хыялланмый! Бервакыт Диана моны эшләгән: «Безнең такта сугышы 45 минут дәвам итте. Һәм мин партияне ота алдым. Бик шатландым! Николай Николаевич, мөгаен, миңа бирешкәндер!» - ди кыз.
Диана ачык, эчкерсез кеше. Укуга, шахмат белән мавыгуга, өйдәге хезмәткә мөнәсәбәте җаваплы. 12 яшендә Диана камиллек (совершенство) белгече. Камиллеккә омтылуда һәртөрле башкарылган эшнең сыйфатын җентекләп күзәтә, хәтта кечкенә генә җитешсезлекләргә дә юл куймас-ка тырыша. Ул камил булмаган эш нәтиҗәләренең яшәүгә хокукы булмавына чынлап ышана.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде, фото «Темниковские известия»дән