Кечкенә Ватаныбызның зур тарихы
14 декабрь көнне Ләмберә районы үзәк китапханәсендә, Наилә Шамиль кызы Батерякова җитәкчелегендә Ләмберәнең 1нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән авылның хөрмәтле кешесе, 1нче номерлы Ләмберә урта мәктәбенең элеккеге укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Клара Зиннәтулла кызы Гуренко белән очрашу оештырды.
Чара «Кече Ватан – зур тарих» проектын тормышка ашыру кысаларында узган. Кунаклар белән гадәти булмаган сәяхәткә чыкканнар, чөнки сәяхәт үткәнебезгә булган. Бу очрашу уникаль, чөнки укучылар ул елларның шаһиты булган кеше белән аралашып, авыл тарихы, мәктәп тарихы турында мәгълүмат ала алганнар. Чараның тәэссирен тирәнәйтү максаты белән, «Яшә авылым!» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган.
Әйтеп китик, Мордовиядән Пре-зидентның Мәдәни инициативалар фонды грант конкурсында җиңүчеләрнең берсе – Ләмберә китапханәсе. Алар «Кече Ватан - зур тарих» проектын тормышка ашыралар. Оештыручылар Ләмберә авылы турындагы белемнәрен киләчәк буыннарга тапшырырга тели. Шуңа төрле-төрле чаралар үткәреп ки-ләләр. Проектның нәтиҗәсе – «Кече Ватан-зур тарих» брошюрасын бастыру. Ул Ләмберә авылының туган якны өйрәнү чыганагы булачак һәм киләсе буыннар өчен тарихи мирасны саклап калачак.