Казанда Милли Шура утырышы узды
Утырыш барышында Милли Шура бюросы төзелүе турында ассызыклады. Бюро 15 Милли Шура әгъзасын берләштерә. Утырышта кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде. Нигездә исемлек хупланды, әмма бер атна дәвамында тәкъдимнәр кабул ителәчәк.
Милли Шураның төп составы елга ике тапкыр җыела торган булса, бюро елына 4 тапкыр җыелып, буласы проектлар һәм чаралар турында фикер алышачак, мөһим мәсьәләләрне хәл итәчәк. Шулай ук Васил Шәйхразыев Милли Шура эшчәнлеге 7 комитетка бүленеп алып барылуы һәм әлеге һәр тармак өчен җаваплы әгъзаларны да тәкъдим итте.
Утырыш барышында 2022 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хисап тотты. Шулай ук утырышта 2023 елга эш планы да кабул ителде.
Гадәттәгечә, соңгы елларда матур бер традиция буларак, һәрбер яңа ел ниндидер шигарь белән үрелеп, милләтебез үсеше өчен бер таяну ноктасы булырдай исем белән аталып килә. 2023 елны татар дөньясы өчен “Милли дастаннар елы” дип игълан итәргә тәкъдим ителде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге