Татар теле укытучылары эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Үткән атнада Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының муниципаль семинар-киңәшмәсе үтте.
Урнашылган традиция буенча, Ләмберә районы мәгариф бүлеге («ЦИМО МОУ» МКУ) методисты Линара Аллям кызы Муртазина җитәкчелегендә, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, заман технологияләрен үзләштерәләр, аралашалар.
Шулай, үткән атнада да Черемиш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Укучыларның уку һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә туган (татар) телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә мотивацияне арттыру» дигән семинарда Ләмберәнең беренче урта мәктәбеннән Алмаз Кериш кызы Янгляева, Ләмберәнең икенче урта мәктәбеннән Галия Асият кызы Ахметова, Кривозерье урта мәктәбеннән Луиза Низаметдин кызы Смакаева, Аксён урта мәктәбеннән Альфия Шайхетдин кызы Абдюшева, Пензятка урта мәктәбеннән Равза Мукаддяс кызы Юмаева, Татар Тавла төп мәктәбеннән Альфия Фатих кызы Мортазина, Черемиш төп мәктәбе укытычысы Фазия Фәрит кызы Боярова катнаштылар.
Семинарның практик өлеше 9 нчы сыйныфта Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен өйрәнү темасына ачык татар әдәбияты дәресе белән башланды. Бирелгән ребусны чишеп, укучылар дәреснең темасын үзләре билгеләделәр. Аларга гомере буе тырышып ана телен укыткан укытучылары Фазия Фәрит кызы Боярова презентация ярдәмендә шагыйрьнең кыскача биографиясе белән таныштырды. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен яттан белгәнгә, бергәләп шагыйрь сүзләренә язылган «Туган тел» җырын рәхәтләнеп башкардылар. Наҗар Нәҗми шигырен өйрәнү 9 класс укучысы Азисова Әминәнең Наҗар Нәҗминең «Татар теле» шигырен сәнгатьле яттан укуы белән дәвам итте. Дәрестә текст белән эшләү этабы «Татар теле» шигыреннән юллар белән сорауларга җавап табудан гыйбарәт иде. Укучылар шигырьдән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар, яхшы белемнәрен һәм шигърият әсәрләрен анализлый белүләрен күрсәттеләр. Аймранов Самир белән Петров Роман «Ярминкәгә» дигән сценка күренешендә татар теле - иң матур тел һәм аны рус сүзләре белән чүпләмәскә кирәк дигән фикерне әйттеләр.
Семинарның эше Татар Тавла төп мәктәбе укытучысы Альфия Фатих кызы Мортазинаның «Татар халкының традицияләре һәм мәдәнияте» дигән мастер-классы белән дәвам итте. Мастер-класста катнашучылар өч кафеда булдылар: «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары», «Татар халык әкиятләре», «Татарларның милли ашлары». Һәр кафеда катнашучылар үз проектлары өчен бик күп кызыклы әйберләр таптылар.
Пензятка урта мәктәбе укытучысы Рауза Мукаддяс кызы Юмаева мастер - классында укытучыларны да, тугызынчы сыйныф укучыларын да китап кыстыргычларын бизәү өчен татар милли орнаментын кулланырга өйрәтте. Һәр катнашучы үзенең иң матур тамгасын ясады.
Ләмберә районы мәгариф бүлеге методисты Линара Аллям кызы Мортазина укытучыларны педагогик хезмәткәрләр аттестациясе яңа-лыклары белән таныштырды һәм семинарга нәтиҗә ясагач, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан Фазия Фәрит кызы Бояровага, Альфия Фатих кызы Мортазинага, Рауза Мукаддяс кызы Юмаевага Сертификатлар тапшырды.
Кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» алдылар.
Наилә НАСЫРОВА















