Владимир Чибиркин «Хөкүмәт сәгате»ндә катнашты
Мордовия Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин Россия Дәүләт Думасының коммуналь инфраструктура торышы мәсьәләләре буенча «Хөкүмәт сәгате»ндә катнашты.
Төбәкләрнең закон чыгаручылары видеоэлемтә буенча утырышка тоташтырылды. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәм итү бурычы президент тарафыннан өстенлекле бурычлар рәтендә билгеләнүен искәртте.
«Президент йөкләмәләре үтәлергә тиеш. Ул вакытта нәтиҗә булачак», - дип ассызыклады спикер. Бюджет турындагы закон проектын караганда экономияләнгән акчаларны торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә юнәлтергә тәкъдим ителде. Профильле Министр Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә тармакны комплекслы модернизацияләүне тәэмин итү өчен ЖКХ өлкәсендә цифрлы чишелешләр кертергә кирәк. «Ресурсларны исәпкә алуның бердәм платформасын булдыру, шулай ук акыллы счетчикларны һәр җирдә куллануны кертү таләп ителә», - диде министр. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, илдәге коммуналь челтәрләрнең 40% тан артыгы алыштыруга мохтаҗ. Әлеге максатларга «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты юнәлдерелгән. Ул үз эченә барлык гамәлдәге һәм планлаштырылган ярдәм чараларын алачак. «Төбәкләргә челтәрләрне алыштыру өчен барлык финанслау чыганакларының баланс-лылыгын тәэмин итү буенча зур эш көтә», - диде Ирек Фәйзуллин.
«Хөкүмәт сәгате»ндә җылыту сезонына әзерлек, шулай ук энергия белән тәэмин итү һәм электр энергиясен куллану мәсьәләләре турында фикер алышынды: бу хакта Россия Энергетика министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Грабчак сөйләде. Дәүләт Думасының профильле комитетлары җитәкчеләре һәм фракцияләр вәкилләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вәзгыятьне яхшырту чараларын тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы белән видеоэлемтә вакытында Мордовиянең дәүләт җыелышында Төбәк энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Александр Голянин булды.
Шул ук атнада, Өл-кәннәр айлыгы кысаларында, Мордовия Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин җитәкчелегендә рес-публиканың Дәүләт җыелышында ветераннар советы әгъзалары – элеккеге депутатлар һәм закон чыгару органы аппараты хезмәткәрләре кабат җыелды. Дәүләт Җыены Рәисе Владимир Чибиркин белән алар үзләренең һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе файдалы булырлык мәсьәләләрне хәл итүдә фикер алыштылар. Үзара аралашу җиңелрәк булсын өчен, «Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы ветераннары» дип аталган мобиль чатларын да булдырганнар.
Ветераннар Советы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе, республиканың барлык җәмәгатьчелеге кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм чик буе төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү булып кала. Шул исәптән Курск өлкәсенә кирәкле әйберләрне сатып алу һәм җибәрү өчен акча җыйганнар.
- Мы благодарны вам за помощь во всенародном деле. Наши земляки воюют на передовой, а мы здесь делаем все возможное, чтобы цели СВО были достигнуты, был обеспечен мир и безопасность нашей страны, - ди Владимир Чибиркин.
Очрашу җылы атмосферада Дәүләт Җыелышында эшләгән еллары турындагы истәлекләр һәм киләчәккә планнар турында фикер алышулар белән узган.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде