Атюрьево районы Нижний Пишляй авылында гомер итүче Алия Кәрим кызы Вергасова кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Ул тумышы белән Ельник районы Чурино авылыннан. Күрше Акчеево мәктәбен тәмамлагач, укуын Зубово-Поляна педагогия училищесында дәвам итәсе килә, тик бабасы оныгының шәфкать туташына укырга керүен тели. Шулай, Алия Краснослободск медицина училищесына укырга керә һәм медсестра профессиясен уңышлы үзләштерә. Дипломлы белгеч булгач, Атюрьево районының  Новочадово хастаханәсендә искиткеч табиб Владимир Николаевич Горохов җитәкчелегендә 2 ел эшләгән. Алия Кәримовна сүзләренә караганда, бу ике ел эчендә Владимир Николаевич аны бик күп нәрсәгә өйрәткән; әлегә кадәр ул аңа бик рәхмәтле. Нәкъ менә В.Н.Горохов Алия Кәрим кызына үз вазифаларына хөрмәт белән карарга өйрәткән һәм бу сүзләр гомере буе аның исендә: «Сезгә бирелгән һәр эшне яхшы гына түгел, ә бик яхшы эшләргә кирәк». Шул девиз астында ул тормышындагы барлык эшләрне башкарып килә: шулай ук укытучылык эшен дә. Объектив сәбәпләр аркасында ул медицинада кала алмыйча һөнәрен үзгәртә һәм балачактан хыялланган укытучылык профессиясен үзләштерә.- Укытучы - минем һөнәрем. Бу хакта мин кечкенәдән хыялландым. Килеп чыккан хәлләр аркасында, М.Е.Евсевьев исемендәге МГПИның химия-биология факультетын читтән торып уку бүлегенә укырга кергәч, моңа тагы бер тапкыр инандым. Шул  ук вакытта мәктәптә дә эшли башладым, - ди Алия Кәрим кызы. - Мин үз эшемне, укучыларны бик яраттым, яраткан эшемә бөтен җаваплылык белән карадым. Бүгенгә тормышымнан канәгать, чөнки анда бар да бар кебек булды: яраткан эшем, күп балалы тату гаиләм - ирем белән өч матур балабыз бар, алар үз гаиләләрен булдырдылар, хәзер инде 6 оныгыбыз безне шатландырып үсәләр.
37 ел педагогик стажы үз эченә тырыш хезмәтен билгеләгән районнан алып республика дәрәҗәсенә кадәр грамоталар һәм рәхмәт хатлары бар, аттестация буенча дулкынландыргыч мәшәкатьләре, мөдир буларак җаваплы эше һәм башкалар белән тулы. Ул, күп еллар уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән мәктәп директоры Лидия Александровна Малютинага беренче ярдәмче һәм киңәшче булды. Мәктәп икесе өчен дә икенче гаилә иде, өстәвенә бердәм һәм тату коллективларында хезмәт итү шатлык булды. Тынгысыз характерлы, талантлы, көчле энергияле Алия Кәрим кызы Вергасова һәрвакыт бик актив: кирәк чакта сәхнәдә рәхәтләнеп чыгыш ясый, чөнки студент елларында сольфеджио дәресләренә йөри, шигырьләр яза. Лаеклы ялга чыккач та, Алия Кәрим кызы актив булып кала, җирле ветераннар оешмасы үткәргән чараларда катнашудан беркайчан да баш тартмый. Ветераннар оешмасын Л.А.Малютина җитәкли: элеккеге мәктәп директоры һәм завуч бергәләп мөһим һәм кирәкле эшне дәвам итәләр.
Өендә дә аның тәртип. Андыйлар турында бездә халык «кулыннан гөл коела», диләр. «Известия Мордовии» газетасында басылган пәрәмәчләр рецепты да нәкъ Атюрьево районы Нижний Пишляй авылында гомер итүче  ашка-суга уңган Алия Кәрим кызы Вергасованың. Һәрбер хуҗабикә пәрәмәчләрне үзенчә әзерли, ә аның рецепты түбәндә.
Кирәк: сөт - 0,5 л, 82% сливочный май – 100 г, коры чүпрә - 1 аш кашыгы, 1эре йомырка, югары сортлы он - 1 кг, шикәр комы - 2 аш кашыгы, сыер ите - 0,5 кг, суган - 1-3 шт., тәме буенча борыч һәм тоз, кыздыру өчен үсемлек мае-200-300 мл.
Камыр әзерлибез: ярты литр сөткә 2 аш кашыгы шикәр сибәбез. Савытны утка куябыз һәм сөтне 30-40 градуска кадәр җылытабыз, шикәрне венчик белән кузгатабыз. Бер чәй кашыгы коры чүпрә өстибез. Чүпрәнең «эшләвен» 15-20 минут көтәбез. Эретелгән 100 г майны камырга өстибез: ул җылы булырга тиеш, кайнар түгел! Йомырка салабыз, ярты аш кашыгы тоз өстибез. Барысын да венчик белән болгатабыз. Акрынлап 1 кг иләгән онны куша барабыз. Бу бик йомшак, ләкин эластик камыр булырга тиеш. Без аны бер сәгать чамасы ферментация өчен җылы урында калдырабыз. Ул 2-3 тапкыр артырга тиеш.
Пәрәмәчнең эчлеге өчен сыер ите кулланабыз, бәрән ите дә бик яхшы. Итегез суытылган, туңдырылган булмасын һәм тыгыз, йомшак ягын сайласаң яхшы. Эчлек ясауга керешәбез: 0,5 кг сыер итен юабыз, киптерәбез һәм кечкенә кисәкләргә кисәбез. Итне иттарткыч аша чыгартабыз. Суганны (1-3 баш) чистартабыз, юабыз һәм нечкә итеп кисәбез. Иткә туралган суганны һәм тәме буенча тоз, борыч өстәп яхшылап болгатабыз.
Пәрәмәчләр ясарга керешкәч, тактага он сибәбез. Кечкенә алма зурлыгында камыр кисәкләрен өзеп туп формалаштырабыз. Һәр шарны 10-12 см диаметрлы түгәрәкләп җәябез. Эчлеген куябыз. Камырның кырыйларын җыеп, үзәктә 1-2 сантиметр диаметрлы тишек калдырабыз. Алар 10-15 минут калка. Шул арада тирән табада 200-300 мл иссез көнбагыш маен кыздырабыз һәм берәм-берәм пәрәмәчләрне яхшы җылытылган майга, уртасын аска каратып, салабыз. Аларның бер ягы кызаргач, икенче ягын әйләндереп куябыз. Һәр пәрәмәчнең уртасындагы тишегенә кайнар майны берәр кашык коябыз.
Пешкән пәрәмәчләрне салфетка өстенә, артык мае сарыксын өчен, тезәбез. Аннары аларны казанда яки тирән савытка тезеп куябыз. Гадәттә, җылы пәрәмәчләрне шурпа, шулпа янына чыгарабыз һәм яшелчә салатлары һәм төрле яшелчә консервацияләре белән дә ашарга була.

Наилә НАСЫРОВА