Мингазевлар эшкә дә бергәләп, өйгә дә
Районның «Кадошкино электротехника заводы»нда берничә гаилә пары эшли. Бүген сүзебез «КЭТЗ»да хезмәт итүче ирле-хатынлы Мингазевлар - Светлана һәм Ильдар турында.
Мингазевларның фамилиясе дә предприятие коллективы өчен әһәмиятле исемлеккә керә. Бу гаилә парын профессиональ белемнәренең зур багажы аерып тора. Ә булган күнекмәләре, тәҗрибәләре Светлана белән Ильдарга производствода кирәкле булырга ярдәм итә; аларга еш киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр.
Светлана ханым производствода 2004 елда инженер-технолог вазыйфасында эшли башлый, ә 2015 елдан технология бүлеге бюросы башлыгы була. Хезмәт эшчәнлеген башлаганчы, Светлана Анатольевна Мордовия дәүләт университетында биология факультетында укуын тәмамлый. Белгечлеге буенча ул - эколог. Бөтенләй башка юнәлештә сайлаган һөнәренә карамастан, Светланага ошый. С.А.Мингазева үзе дә аның эше аз түгел, әмма ул кызыклы - кешеләр, инженер программалары белән, ди.
- Минем һөнәрем иҗади да, технологик да, - дип сөйләде әңгәмәдәшебез. - Бүлек зур, заманча җиһазлар эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнәбез.
Светлананың ире Ильдар Мингазев тумышы белән Бишкектан, тик әле балачакта ук әти-әнисе белән Кадошкино бистәсенә күчеп килә, Кадошкино урта мәктәбен, аннары Н.П.Огарев исемендәге МГУның светотехника факультетын тәмамлый. «КЭТЗ» заводына 2009 елда килгән. Хәзер Ильдар Дамир улы - конструкторлык бүлегенең әйдәп баручы (ведущий) инженеры.
Күп вакытларын ирле-хатынлы бергә - эштә дә, өйдә дә үткәрәләр, әмма аларга бергә яхшы. Светлана һәм Ильдар Мингазевлар ике кыз үстерәләр. Олысы - Вероника өченче сыйныфта, ә кечкенәләре Эмилиягә өч яшь.
Светлана һәм Ильдар фикеренчә, эштә иң мөһиме - беркайчан да туктап калмаска һәм даими рәвештә яңа белем алырга. Шул очракта гына яхшы белгечләр булырга мөмкин. Һәм аларның үрнәге моны ачык раслый.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде