Ринат Раимовның эшлекле очрашулары
Мордовия Госсобраниесе депутаты, Мордовия Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы директоры Ринат Раимов үткән атна эшләренә күз салыйк.
Депутатлар һәм федераль хөкүмәт әгъзаларының уртак фикер алышу темасы автоматлаштыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча Россия Госдумасы җыелышында Мордовиядән Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин, аның урынбасарлары Сергей Вдовин һәм Евгений Тюрин, Икътисад, Сәнәгать һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Ринат Раимов, фракция җитәкчесе Тимур Гераськин, республиканың берничә министрлыгы вәкилләре катнаштылар.
- Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм җитештерүне автоматлаштыру мәсьәләләре бик мөһим. Моннан башка икътисад үсешенең югары темпларына ирешеп булмый, конкуренцияне җиңеп булмый, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – илнең суверенитеты, Россияне аерым цивилизация буларак саклау мәсьәләсе. Иң мөһим бурычлар арасында үз робот техникасын үстерү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү аталды. Пленар утырышта Россия Хөкүмәте әгъзалары һәм Дәүләт Думасы комитетлары җитәкчеләре чыгыш ясады. Депутатлар хезмәт җитештерүчәнлеген алга таба үстерергә ярдәм итә торган чаралар тәкъдим иттеләр.
Тагы бер очрашу уздырылды. Бу кызык иде: Дубенка белән Поводимово мәктәпләренең өлкән сый-ныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Мор-довия Госсобрание депутаты Ринат Раимов ярдәме белән төбәк парламентында булдылар. Экскурсия өчен темалар республиканың дәүләт символлары, хаки-миятнең закон чыгару органы тарихы, аның структурасы, бурычлары һәм функцияләре булды. Мордовия Госсобрание җитәкчесе урынбасары Наталья Долматова үз үрнәгендә укучыларга закон чыгаручыларның эше турында сөйләде. Патриотлыкның мөһимлеге, халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук яшьләрнең буыннар элемтәсенә ярдәм итүдә, илнең һәм республиканың киләчәген формалаштыруда зур роле турында сүз барды. Ринат Раимов та депутат буларак эшләнгән эшләре турында укучыларга сөйләде.
Госсобрание депутаты Ринат Рафик улы Раимов гражданнарны да кабул итте. Депутатка Саранск кешесе, сугыш хәрәкәтләре ветераны Вячеслав Кокурин мөрәҗәгать белән килгән. Махсус хәрби операциядән кайткач, ул эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, ләкин билгеле бер кыенлыклар белән очраша. Мөрәҗәгать итүчене тыңлагач, депутат вәзгыятьне ачыкларга һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Мәсьәлә парламент контроленә алынды.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде,
Фотолар Госсобрание РМ сайтыннан















