Әтиләр көнен билгеләп үттек
Октябрьнең өченче якшәмбесендә, 19 октябрьдә, Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – яклаучыларыбызга һәм таянычларыбызга тагын бер кат «рәхмәт» әйтергә, балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда әтинең мөһим ролен ассызыкларга менә дигән сәбәп. Әтиләр көненә төрле акцияләр, төрле чаралар үтте.
Әтиләр көне - Россиядә чагыштырмача яңа бәйрәм, күптән түгел генә рәсми статус алган, әмма күпләрнең йөрәген яуларга өлгергән. Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 1 класс укучылары “Минем әти - иң яхшысы” иҗади конкурсына кушылдылар һәм үзләренең әтиләре турында рәсем ясадылар.
Әтиләр көненә багышланган иҗат остаханәсе Дубенка районы С.И.Дергачев исемендәге урта мәктәптә тәрбия буенча директор киңәшчесе Альфия Кетдюс кызы Узбякова җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары белән үткән. Укучылар мәхәббәтләрен салып әтиләре өчен матур открыткалар ясаганнар. Һәр бүләк балаларның әтиләренә белдерергә теләгән наз һәм рәхмәт символына әверелгән.















