Раис Кремчеев халкына хезмәт итә
Без, язма героебыз белән авыл хәлләре турында еш сөйлибез, язабыз. Быел аның тырыш эшләрен күргәннәр: күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Раис Анвяр улы Кремчеев Мордовия Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аның тормышы авыл, авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән.
Югыйсә ул тормышын башкача булыр дип уйламаган да. Туганнары белән киңәшләшкәч, Раис Анвяр улы Н.П.Огарева исемендәге Мордовия дәүләт унисерситетының «зоотехния» факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлый һәм распределение буенча Ельники районының «Новый путь» колхозына белгеч буларак эшкә җибәрелә. Хезмәт кенәгәсендә «баш зоотехник» дип билгеләнде дигән беренче язма барлыкка килә. Эш егетне мавыктыра. Барысы да кызык иде аңа шул вакыт. Сиксәненче еллар уртасы: авыл хуҗалыгының чәчәк аткан вакыты. Бердәнбер уңайсызлык, ул да булса - өйдән ерак. Язма героебыз тумышы белән Вачи (Вачеевка) авылыннан. Шуңа күрә «Дружба» колхозында баш зоотехник вазифасы бушагач, өенә якынрак күчә. Раис Анвяр улы әлеге хуҗалыкта 2001 елга кадәр эшли. Утыз ике ел хезмәт стажыннан шул ук «Дружба» колхозы рәисе, Ельники районы авыл хуҗалыгы идарәсе каршындагы авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм аның сыйфаты буенча баш инспектор, Большемордовско-Пошатский авыл җирлеге белгече дә булырга өлгергән. 2016 елның сентябреннән Р.А.Кремчеев шул авыл җирлеге башлыгы. Ул үзе авыл кешесе, шуңа да авыл тормышының барлык уңай һәм тискәре якларын яхшы белә:
- Иртән эшкә киләсең дә, кайдан башларга да белмисең, - ди Раис Анвяр улы. - Кичә бер нәрсә планлаштырасың, ә иртән - икенчесе ялгана. Берничә көн элек Новое Кадышево авылында су башнясы ватылды. Бер тишек урыны ябылырга өлгерми, икенче урыннан тишелә. Кыш айларында булган авария вакытында, ачык ут белән җылытылганда, металлны йомшарттылар. Әйе, «яше» буенча да инде алыштырырга вакыт җитте. Салкыннар җиткәнче ремонтларбыз. Күрше Мордовское Корино авылыннан берничә шикаять килгән. Берсендә, мәсәлән, ике туган кеше өй чикләрен бүлешә алмый. Комиссия төзедек, чыктык, карадык. Бөтенесен тыныч юл белән хәл итүләрен сорадылар. Мине генә борчымый торган тагын бер баш авырту бар, минемчә, күп хезмәттәшләргә дә тынгы бирми, ул да булса авылларда хуҗасыз корылмалар күплеге. Алар тирәсендә бурьян, коры үлән: чабучы юк. Быелгы корылыкта ул порох кебек иде. Кечкенә сүндерелмәгән тәмәке барысын да минут өстендә ут диңгезенә төшерергә мөмкин. Язын без Н.И.Бородачев белән килешү төзедек. Янгын сүндерү машинасы аның өе янында тора. Аның оперативлыгына өметләндек. Озакламый килешү вакыты бетәчәк, салкыннар инде башланды, ә бездә җылы гараж юк. Янгын сүндерүче машинаны кая куясы – белгән юк.
Авыл - ул якты, үзенчәлекле дөнья. Аны белү өчен сәгатьләр, көннәр түгел, ә еллар кирәк. Без авыл тормышын йөрәк белән кабул итәбез, чөнки ул – безнең кече Ватаныбыз. Монда барысы да кыйммәт һәм якын. Биредә реаль тормыш. Без авыл җирлекләре башлыкларының көннәре турында сөйлибез. Проблемалар җитәрлек. Алар һәр торак пунктта бар. Раис Анвяр улы Кремчеев карамагында алар сигез. Мокша елгасының икенче яр ягында да бар. Ул авыл халкының барлык проблемалары турында да белә. Большемордовско-Пошатский авыл җирлегенә Новое Кадышево, Вачеевка, Лобановка, Русское Корино, Мордовское Корино, Старые Шалы, Мордпошаты авыллары керә. Авыл туры һәм күчерелмә мәгънәдә картайды. Бүген җирлекнең барлык торак пунктларында 483 кеше исәпләнә. Ике ел элек алар 545 булган. 90 яшьлек берничә озын гомерле кешеләре бар. Җитмеш биш яшьтән узганнары - 68әү.
- Беренче сентябрьдә мәктәп парталары артына 22 укучы утырды, - дип дәвам итә Анвяр улы Раис. - Шуларның берсе генә беренче сыйныф укучысы. Киләсе елга андыйлар булмаячак. Авылда яшьләр калмый, ә алардан башка авыл картая. Язын «Луч» җәмгыятьчелегенең таркалуы да хәлне катлауландырды. Кырда һәм фермада эшләгән берничә кеше читтә эш эзләргә мәҗбүр. Шулай да, авырлыкларга һәм көнүзәк проблемаларга карамастан, авыл яши һәм яшәр. Сыерлар да, кош-корт асраучылар бар.
Зур Мордва Пошатында гына унике хуҗалыкта мал-туар асрыйлар икән. Үткән аралашу вакытында 16 хуҗалык бар иде дип җитәкченең әйтүе исемдә калган. Раис Анвяр улы үзе дә хуҗалыкта сыер, бозаулар, кош-корт үстерә. Аңа тугры дусты һәм тормыш иптәше Наилә ханым ярдәм итә. Ул хәзер лаеклы ялда һәм аның җилкәсендә зур хуҗалык. Ире ничек булдыра, шулхәтле булыша. Икесе дә эшне башлар өчен иртә таңнан торалар. Чәй янына яратып пешергән милли тәмлушкалары белән кайнар чынаяк чәйдән соң хуҗалык эшләрен башкарып чыгалар. Ә яңа көн, авыл хакимияте башлыгы чишәргә тиешле яңа проблемалар тудыра.
Наилә НАСЫРОВА