Олыларны олылаганнар
Октябрь аенда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.
Традиция буенча, Мордовиянең һәр-бер почмагында яшәгән олыларны бу айда аерым хөрмәтлиләр.
Өлкәннәр айлыгы кысаларында Мордовиядә беренче тапкыр пен-сионерларның республикабыз спартакиадасы уздырыла; анда 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм 55 яшьтән өлкән-рәк хатын-кызлар катнаша.
Спартакиадага сигез спорт төре керә. Узган шимбәдә Кадошкино бистәсендә шуларның өчесе буенча ярышлар узды. Рузаевка, Кадошкино һәм Инсар районнары ветераннары дартс, мини-футбол һәм шашка буенча көч сынаштылар. Ә алдагы шимбәдә, 15 октябрьдә, Инсарда тагын бер зона этабы узачак, анда катнашучылар волейбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча көч сынашачак. Гадәти чара буларак, Темников районы Митрялы авылы китапханәчесе В.Р.Ялышева һәм авыл клубы мөдире З.Ш.Утешева өлкәннәр янына килеп, татлы бүләкләр тапшырганнар. Алар һәрберсенә: «… саулыгыгыз нык булсын, балаларыгыз шатлансын, оныкларыгыз соклансын. Матур мизгелләрдән күзләрегез балкып торсын. Күбрәк ял итегез, тормышның һәр минутыннан ләззәт алыгыз. Өлкәннәр көне белән сезне!» - дип теләкләр теләгәннәр. Ә 5 октябрь көнне Ләмберә районы Кривозерье авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелгән. Биредә авылның картлары, матур чәй өстәле артында, үзләренең яшьлек елларын, тырыш хезмәттә үткәргән вакытларын искә алып сөйләгәннәр. Кичәне Кривозерье авыл клубы заведующие Наилә Шайхатдяр кызы Манеева алып барган. Ул авылдашларына озын гомер, ныклы саулык, җан тынычлыгы теләгән. Тормышыгызда һәрвакыт га-җәеп вакыйгалар, кызыклы танышулар һәм яхшы дуслар булсын. Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез буыннан-буынга бирелсен, дип тә әйткән.
Авыл клубларының «Хыял» ансамбле концерт номерлары белән шатландырып кына калмаган, аларның матур җырларына, олылар дәртләнеп, вальс та әйләнгәннәр.
Очрашу бик матур булган.