Joomla TemplatesWeb HostingWeb Hosting
Архив газет
Мнение читателей
Какие темы в газете вам наиболее интересны?
 
Календарь


№4 от 5.02.2025

Рауф Долотказин Мордовиянең зур бәйрәме турында

Быел 31 январьда Республика мәдәният сараенда «Мордовия! Мин синең белән яшим», Мордовия автономиясенә нигез салынуга 95 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Республикабыз белән бергә бу олы чарада хөрмәтле татар милләтле халкыбыз да бәйрәм итте. Шулар арасында гомеренең күп өлешен мәгариф өлкәсендә җитәкчелеккә багышлаган, Инсар районы башлыгы ярдәмчесе Рауф Вәли улы Долотказин (бүләкләренең кайберләре - Почетная грамота Президента Российской Федерации, Почетный работник образования РФ, Благодарность министра образования и науки РФ, Заслуженный работник образования Мордовии) катнашты. Интервьюсында болай ди.

 

Темников татарлары һөнәрләр фестивалендә катнашканнар

Әлеге шәһәрдә «Киез итекләр» («ЗАВАЛЕНКИ») регионара фольклор-этнографик һөнәрләр фестивале үткән.
Барлык халык белән бергә Темников районында яшәүче барлык милләт халкы рәхәтләнеп катнаштылар, шул исәптән татарларыбыз да. Мәсәлән, рәсемдә «Митряловский» белән «Тархановский» авыл клублары хезмәткәрләре милли татар тәмле ризыкларыбызны тәгъдим иттеләр.


 

Ләмберәдә «Экологик Мордовия» сәяхәт-викторина үткән

«Алмаз» мәдәни-спорт үзәгендә Мордовия Автономияле өлкәсе оешуга 95 ел тулуны һәм тыюлыклар, милли парклар көнен бәйрәм итү кысаларында Ичалки районы муниципаль координаторы Наталия Михайловна Зубова укучылар өчен республикабызның тыюлык урыннары, урманнары, хайваннары һәм кошлары турында кызыклы викторина үткәргән.

 

Спорт уңышы

Центр образования Саранск шәһәре «Тавла» дигән мәгариф үзәгенең №17 урта мәктәбе 1г сыйныф укучысы Хабибуллин Данис Россия спорт үзәгенең беренчелегендә йөзү буенча өч дистанциядә беренче урынны яулаган.
Ярышта ирекле стиль белән 50 м, брасс белән 50 м, аркада 50 м йөзү буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һәм лаеклы беренче урыннарны алган.
Котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез.

 

Кырвидә район гармунчылары ярышты

Ләмберә районы Кривозерье авыл клубында тулы аншлаг белән «Уйнагыз, гармунчылар!» конкурсы үтте.
Конкурс программасында Ләмберә, Кырви-Кривозерье, Татар Тавласы, Пензятка, Берсеневка, Александровка, Николаевка авылларыннан артистлар катнашты.

 
Еще статьи...

Колонка гл. редактора

Колонка главного редактора

"Врата ада" пока открыты

Гости
Сейчас 210 гостей онлайн
Счетчик посетителей
mod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_countermod_vvisit_counter
mod_vvisit_counterСегодня507
mod_vvisit_counterВчера1150
mod_vvisit_counterНеделя9158
mod_vvisit_counterПрошлая неделя12491
mod_vvisit_counterМесяц39092
mod_vvisit_counterПрошлый месяц33893
mod_vvisit_counterВсего6690876