Эшмәкәр Шарифҗан Равиль улы Ялышев һәм башка хәйриячеләр Православие чиркәвен төзергә булышалар.
Темников районы Лесное Цибаево авылында яшәүчеләр Совет чорында җимерелгән Изге Богородица Покровы дигән таш чиркәве урынына агачтан төзи башлаганнар. Авыл халкы, техниканы түләүсез биргән Темников эшкуары Шарифҗан Равиль улы Ялышев (фото «Жизнь и работа Темниковского района» сайтыннан) ярдәме өчен, рәхмәтле. Бу эшкуарның беренче генә шәфкатьлелеге түгел. Аның ярдәме белән берничә ел элек Адаево авылындагы чишмә яны православие часовнясы төзелгән. Тагы бер яхшылык эше - район халкы сүзләренчә, ул Аксел авылында часовня төзүгә акча бүлеп биргән.  
- Шәхсән мин барлык дин вәкилләрен хөрмәт итәм. Без катгый мөселман традицияләрендә тәрбияләндек. Коръ-ән, кайсы динне тотуга карамастан, барысына да яхшылык эшләргә өйрәтә, - ди Равиль улы Шарифҗан Ялышев. - Күп кенә кешеләр дә шундый ук позициядә тора. Озакламый Темниковта ислам дини Үзәген төзү тәмамланырга тиеш. Яхшы кирпеч бинада гыйбадәт залы, китапханә һәм уку сыйныфы булачак. Моның өчен финанс чараларының бер өлешен православие дин вәкилләре бирде. Нинди дин тотуга карамастан, бары тик бер-береңнең ярдәме белән генә халыклар дуслыгы тора дип саныйм.
Ш.Р.Ялышевның күршеләре арасында рус һәм мордва милләт кешеләре күп; ул бөтенесе белән дә бик дус яши. Матур эшләре, тыйнаклылыгы белән дә аерылып тора ул. Нина Борисова аның турында «ВКонтакте» социаль челтәрдә болай дип яза:
- 12 ел элек Аксёлда зират тирәсендә койма һәм часовня төзегәндә, эшкуарлар тавышы арасында ишетелгән сүзләр: «Без биредә тумадык, җирле түгелләр...» Шул вакыт Шарифҗан Равиль улы һәм Алия Ханяфи кызы Ялышевлар гаиләсенең гамәлләре гаҗәпкә калдырды! Алардан беркем дә акча сорамады, алар койма белән часовня төзү өчен акча җыю турында ишеткәннәр һәм үзләре иганә (пожертвование) алып килделәр! Бу эш белән алар, шәхсән миңа, тормышка һәм гомумән дингә дөрес карашта булуларын күрсәттеләр! Хөрмәт итәм һәм баш иям! Ялышевлар гаиләсенә сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим! Сез безгә үрнәк! Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт сезгә! Яхшылыгыгыз сезгә мең кат булып кайтсын!
Булдыра алган кадәр һәркемгә яхшылык эшләүче язмабызның тыйнак төп герое сезгә таныш. Эшләре турында хәбәр итәбез. Әмма исегезгә кабат төшерәм: Ш.Р.Ялышев тумышы белән Темников районы Митрялы авылыннан. Урта  мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү аграр югары уку йортына профессия үзләштерә. Белгечлек документын алганнан соң, Мордовиягә кайта һәм 9 ел Ичалкида район җир комитеты рәисе булып эшли. Аннары Темник якларына күчеп килә; анда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Аның төп горурлыгы - хатыны Алия Ханяфи кызы һәм биш баласы. Алия ханымның кешелеклелеге, булдыклылыгы, татарларга хас кунакчыллыгы тормышларына ямь өсти. Бүген аларның балалары лаеклы кешеләр, әти-әниләренең горурлыгы бу лып үсеп җиткәннәр. Иң кечкенә кызлары Россия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы Академиясендә белем ала. Гел бишле билгеләренә генә укый. Шарифҗан Равиль улы Ялышевның мәхәббәте – ул оныклары. Алар, сөекле әби-бабайларына, рәхәтләнеп кунакка кайтып торалар.

Наилә НАСЫРОВА