Бәрәңге һәрберебез яраткан ризыкларның берсе булып кала инде.
Мордовиядә быел без аны төрле вакытта - апрель ае азагыннан алып майның соңгы атнасына кадәр утырттык. Шуңа төрле вакытта җыеп алабыз да. Күбебез, бәрәңгенең тиз өлгерә торган сортларын утыртканга, бакчаларында бәрәңге җирен кышлыкка дип казып та чыкты.
Яңгырлар күп иттереп яугач, җыярга ашыгырга ярамый, ләкин бу эшне сузарга да ярамый, ди тәҗрибәле бакчачылар. Беренче чиратта бәрәңгенең сабагына карыйбыз, икән. Иң төгәл билгеләрнең берсе: әгәр ул чери, кибә, саргая башласа, димәк, ике атнадан казырга була. Кабыкның калынлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә торган сынау да ярдәмгә килә. Әгәр ул артык юка булса, бәрәңгегә тагын 7 көн бирергә кирәк, ди бакчачылар. Идеаль һава торышы да соңгы рольне уйнамый. Бәрәңгене коры һәм кояшлы көнне казу яхшырак. Болытлы, әмма яңгырсыз булса - шулай ук яхшы. Әгәр бу вакытта әле җиңел җил булса, ул озак саклауга җибәрер алдыннан уңышны тизрәк киптерергә ярдәм итәчәк.
Белгәнебезчә, авыл халкы гына түгел, үз йорты белән яшәгән шәһәр халкы да бакчасында бәрәңге үстерергә тырыша. Ә менә тәҗрибәле бакчачылар зур булмаган бакчада да берничә төрле сорт бәрәңге үстереп уңышын җыя. Мәсәлән, сары бәрәңге тиз өлгерә торган. Уртача өлгерә торганнары бераз үсми торды быел никтер, аннар яңгырлар яугач, үсеп киттеләр. Әмма Мордовиянең көнбатыш районнарында боз яуганга, бәрәңге уңышы үткән елдагыга караганда аз.
Ностальгия – үткәннәрне дә сагынып алыйк. Элек-электән бәрәңге алу - авыл халкы өчен бәйрәм кебек булган. Бакчалар зур, гектарлап бәрәңге кыры. Аны гаиләләр берләшеп тә, өмәләр ясап та алганнар. Бүген, күбесенчә, күп утырт-мыйлар һәм гаиләләре белән генә алалар. Трактор агрегаты бәрәңгене казып чыгарса, шул вакыт ярдәмгә килеп җыялар. Ә корәк-сәнәк белән казучылар – үзләре генә чүпли.
Мордовиядә сентябрьдә шәхси бакчаларда гына түгел, фермерларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бәрәңге кырларында да урак ае булды. Дөрес, «икенче икмәк» җитештерүчеләр саны алай ук күп түгел түгелен. Төбәк өчен традицион яшелчә культурасын бу сезонда фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бары тик 9 районда гына 480 гектар мәйданда утыртканнар. Аның иң зур мәйданы - 200 га Темниково районында, ә бәрәңге минимумы буенча беренчелекне нибары 1 гектар күрсәткече белән Ковылкино районы тота. Бәрәңгене әлегә Темниково һәм Октябрь районнарында да җыялар. Беренчесендә бер гектарга 200 ц уңдырышлылык белән 340 тоннадан артык җыеп алганнар, икенчесендә - 194 ц уңдырыш белән 62 тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Ел уңышын җыю дәвам итә.

Н.ХӘЛИЛ