Кисәтүләр дә ярдәм итмәгән
Агымдагы елның августында Мордовия халкы аферистларга 47 миллион сум күчергән.
Узган августта Мордовиянең Эчке эшләр органнарына акча урлау турындагы гаризалар белән 120дән артык җирле халык мөрәҗәгать иткән; алар 47 миллион сумнан артык мәхрүм ителгән. Җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары булып сим-карта һәм элемтә хезмәтләре шартнамәләренең гамәлдә булуын озайту; билгесез затлардан акчаларны резерв счетына күчерү... Шул рәвешле 60 тан артык кеше 32 миллионнан мәхрүм калган.
Тагын 20 кеше мошенникларга эшкә урнашу һәм акчаларны инвестицияләү сылтавы белән 10 миллионга якын акча күчергән. Бер миллионга якын гражданнар, янәсе аферистлар алар исеменнән язган авыр хәлгә эләккән танышларына финанс ярдәме күрсәтеп, колак каккан.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны кисәтә: әгәр сезгә кешеләр шалтыратып, банк яки полиция хезмәткәрләре дип таныштырсалар, финанс оешмаларының һәм хокук саклау органнарының рәсми номерлары буенча шалтыратыгыз.
Алдан түләү сыйфатында товар өчен акча күчермәгез, шулай ук банк карталарының тулы реквизитларын, PIN-кодны, CVC/CVV-кодларны һәм операцияләрне раслау өчен бер тапкыр кулланыла торган парольләрне беркемгә дә хәбәр итмәгез. Сезгә акча күчерү өчен банк картасы номеры гына җитә.