Мордовиядә бәрәңгене җыялар
Менә инде көз дә җитте. Уңышның кайберләрен җыеп, кышка ашарбыз дип әзерләп тә куйдык.Чиратта - бәрәңге чүпләү. Мордовиябезнең кайбер татар авылларында бәрәңгене җыйдылар инде. Мәсәлән, Зубово-Поляна районы Татарский Лунданда (рәсемнәр «Всеми нами любимая деревня Та-тарский Лундан» сайтыннан) 23 августта бәрәңгене җыю сезонын ачып җибәргәннәр.
Быел табигатьтәге корылыкны исәпкә алсак, күп җирләрдә бәрәңгенең уңышы бик ук яхшы түгел. Көрәк белән каерырга да авыррак, чөнки җир бик тә каты. Рузаевка районы җирләрендә бәрәңге вак. Нәрсәгәдер, чәчкән чокыр-ларда бәрәңгенең бөтенләй чыкмаган очраклары да байтак очрый, диләр. Биредә бәрәңгене җыя башлауларының сәбәбен - кояшта пешмәсен, дип тә атыйлар. Алар казый да, җыеп та ала баралар. Ә Татар Пешләсенең Пешлә елгасы тирәләрендә бәрәңгенең уңышы уртача, дип сөйләде Сания Спартак кызы Саляева.
Уңышына килгәндә - бәрәңгенең төрле җирдә төрлесе бар, дибез. Ләм-берә районы җирләрендә, мәсәлән, Татар Тавласы халкы уңышның әйбәт булуы турында хәбәрлиләр. «Тавланың «Урта» урамында (минем двоюродный братымда) эре картош, төбендә 18-20 штука. Үзебезнең («Самадур» урамы) скороспелка сортлысын җыеп алдык; бик яхшы булды, ә ындырдагысын әлегә чүпләмәдек», - ди Татар Тав-ласында гомер итүче Наиль Касим улы Ряхмятуллов. Атюрьево районы Усть-Рахмановка авылы халкының да, соңгы вакытлар яңгырлар яумаса да, уңышлары яхшы – җиралмалары эре, дип сөйләде Эльвира ханым Со-вешова. Үткән ел безнең җиралмабыз бик ук уңышлы түгел иде; орлыгын алыштырдык, шуңа быел рәхәтләнеп җыя торган эре бәрәңге алдык. Җыясы ки-леп җыйдык, ди әңгәмәдәшем.
Кадошкино районы Латышовка, Насакан Потьма, Большие Поляны авылларында да бәрәңгене 20 августта җыя башладылар: елына күрә уртача уңыш. Дубенка районы Ломатның түбән җирләрендә эре бәрәңгене чүплиләр, ә югарыда урнашкан ындырларда – күбрәк вагы барлыгы икәнлеге турында әйтә-ләр.
Кочкуровоның Татар Умысы авылының «... 22 июльдә яшенле-грозалы яңгыр яуды, утыртты җирне; бәрәңге аз һәм вак. Бер ындырдан виноград кадәрлеләрне, иң эресе тавык йомыркасы кадәрлесен 5 чиләк җыйдык. Үзебезнең бәрәңгебездән елына күрә уртача уңыш алдык», - ди Татар Умысында яшәүче Светлана ханым Ибрагимова.
Мордовия халкы бәрәңге чүпли. Кайберәүләр инде җыеп бетереп, урнаштырып та куйган. Кемнәрдер казып алса да, сарай-га-ражга гына керткән. Бераз тотканнан соң иркенләп чүпләп, сыйфатлыларын гына саклауга куймакчылар. «Икенче икмәк» уңышын алырга ашыкмаучылар да бар. Сентябрь ае яңгырсыз дип ышандыра синоптиклар. Соңлап һәр ел җыябыз, быел да шулай итәрбез: бер ел да бәрәңгене җыймый калганыбыз юк, диючеләр дә бар.
Н.ХӘЛИЛ