Мордовиядә туган тел укытучылары форумы үтте
17-18 августта «Педагогик хез-мәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге «Педагог 13.ру»да «Туган телләрне саклыйк» дигән темага мукшы, әрзә, татар теле укытучылары форумы үтте.
Форумның максаты: Мордовия Рес публикасы халыкларының дәүләт һәм туган телләрен өйрәнү һәм укыту системасын камилләштерү, гомумгражданлык һәм милли тәңгәллекне формалаштыру, милли мәгариф сис-темасының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә ярдәм итү, Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гомумиләштерү.
Пленар җыелышта «Милли иҗтимагый оеш-маларның туган телләрне саклау һәм популярлаштыруда роле» дигән тема белән Надия Низаметдин кызы Азисова (Мордовия Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм инновацияләр үсеше комиссиясе рәисе урынбасары, «Ислам мә-дәни үзәге» директоры урынбасары) чыгыш ясады: эшләнелгән эшләр, чишәсе мәсьәләләр турында сүз барды.
Аннары төрле сек-цияләрдә укытучылар, фән кешеләре эшләде. Шулай, татар теле һәм татар әдәбияты предметларын укыту тәҗрибәсе белән «Татар теле» секциясендә «Шәхси-юнәлешле алым - укыту процессы нәтиҗәлелегенең мөһим шарты» темасына Альфия Шәйхетдин кызы Абдюшева (Ләмберә районы Аксеново урта мәктәбе); «Башлангыч мәктәптә ФГОС шартларында туган тел (татар) дәресләрдә орфографик үткен караш формалаштыру» темасына Гөлнара Исмәгыйль кызы Азисова (Ромодан районы Белозерье урта мәктәбе); «Мәгарифнең яңартылган эчтәлеге кысаларда туган тел (татар) телен укыту» темасына Фазия Фәрит кызы Боярова (Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе); «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек формалары буларак, педагогика театры элементларын куллану» темасына Венера Галләм кызы Конешева (Ромодан районы Алтар урта мәктәбе, директор урынбасары); «Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп туган тел (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып-белү сәләтләрен формалаштыру» темасына Надия Мөхәррәм кызы Максутова (Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе); «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы дәресләрдә шәхеснең иҗади потенциалын үстерү» темасына Альфия Фатыйх кызы Муртазина (Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе), «Укучыларга сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүдә татар теле һәм әдәбияты кабинетының роле» темасына Светлана Равиль кызы Поташова (Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе); «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү» темасына Луиза Низаметдин кызы Смакаева (Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе); «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру» темасына Альфия Кетддюс кызы Үзбякова (Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбе); «Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә туган якны өйрәнү материалын куллану» темасына Равза Мөкаддяс кызы Юмаева (Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе) чыгыш ясадылар.
Мордовиянең тырышып эшләгән алдынгы татар туган тел укытучылары, эш тәҗрибәләре турында сөйләгәндә, интерактив чаралар ярдәмендә дәлилләп сөйләделәр.
Әйтеп китәргә кирәк, бүгенге көндә милли мәгариф үсешенә шартлар тудыру - бурычларның иң мөһиме. Туган телебезне саклыйк, әмма барча укытучыларны борчыган мәсьәлә - татар теле һәм татар әдәбияты предметларын укытуга ФГОС белән каралган сәгатьләр санының азлыгы. Атнасына бирелгән ике сәгатьтә баланы нәрсәгә өйрәтеп була икән???
Икенче көнне туган тел укытучылары мас- тер-классларда эшләде. Мукшы, әрзә теле укытучылары белән бергә, югары квалификация-ле татар теле укытучылары мастер-класслар үткәрделәр. Алар - Ләм-берә районы Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина, шул ук районның Пензятка урта мәктәбе укытучысы Равза Мукаддяс кызы Юмаева. Аннары форум эшенең нәтиҗәләрен йомгакладылар.
Наилә НАСЫРОВА