Степан Эрьзяның 150 еллыгына әзерләнәбез
Россия Мәдәният министрлыгында Мордовиядә туган даһи «рус Родены» Степан Дмитриевич Эрьзяның тууына 150 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы үтте. Алар безнең илдә 2026 елда узачак. Россия мәдәният министры Ольга Любимова рәислегендә узган утырышта Мордовия Главасы Артём Здунов катнашты.
Фикер алышуны ачып, Ольга Любимова ассызыклаганча, Степан Эрьзя исеме – Россия, Европа һәм Латин Америкасы мәдәниятләренең байлыгы. Юбилей чараларын әзерләүгә инде Дәүләт Рус музее һәм Дәүләт Третьяков галереясе кушылды. “Эрьзя исемендәге Мордовия республикасы сынлы сәнгать музее күренекле скульпторның иҗади мирасын саклауда аерым роль уйный һәм илебезнең иң мөһим мәдәни үзәкләренең берсе булып тора. Ә 150 еллык юбилейны бәйрәм итү - һичшиксез, илебезнең бердәм мәдәни киңлеген ныгытуда зур әһәмияткә ия булган масштаблы федераль проект”, - диде Россия мәдәният министры.
Артём Здунов Мордовиядә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә узачак юбилей чаралары комплексын уздыру концепциясен тәкъдим итте. Республика Главасы билгеләп үткәнчә, Эрьзя скульптураларының дөньядагы иң зур коллекциясе хәзер Мордовиядә 200 дән артык. Утыз елдан артык Мордовия республика сынлы сәнгать музее оста исемен йөртә. Юбилей елында «Степан Дмитриевич Эрьзяның 150 еллыгына 150 чара» Бөтенроссия проекты эшли башлаячак (әйтеп китәргә кирәк, проект эшли башлады) - бу экскурсияләр, күргәзмәләр, фәнни - гамәли конференцияләр, фестивальләр һәм башкалар. «В рамках работы комиссии Госсовета по направлению «Семья» мы должны придать семейноцентричность всем мероприятиям проекта – чтобы семьи посещали мероприятия и все от мала до велика понимали, о ком идет речь», - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
«Степан Эрьзя – дөнья скульпторы» күргәзмә проекты өч Россия музеен дуслык һәм иҗат җепләре белән тагын да якынайтачак. Рус музее һәм Эрьзя музее коллекцияләреннән шедеврлар кергән күчмә күргәзмә Санкт-Петербургта, Мәскәүдә (Третьяков галереясе) булачак һәм Степан Дмитриевичның туган көненә, 8 ноябрьдә Саранскига киләчәк. Күргәзмә ачылу көнендә барысына да керү бушлай булачак.
«Тарихта беренче тапкыр мастер-резчыкның эшләре Россиянең иң эре музейларында тәкъдим ителәчәк», - дип билгеләде Артём Здунов һәм Ольга Любимованы бу тарихи проектның Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Саранскидагы вернисажларына чакырды. Шулай ук юбилей датасын бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия реставрация Советы, Мордовия Республикасында Рус музее көннәре, «Эрьзя в сердце России» уникаль күргәзмә транзиты, Мәскәүдә Россия Сәнгать академиясендә төбәк көне һәм Саранскта Россия Сәнгать академиясе белән берлектә скульптура симпозиумы узачак.
Россия Банкы белән берлектә «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге истәлекле көмеш тәңкәләр чыгарылачак. Шулай ук мультимедиа проектлары һәм хәтта Яушев исемендәге опера һәм балет театры труппасы тарафыннан «Эрьзя и время» балетын кую да планлаштырылган. Инде традициягә әйләнгән милли мәдәниятләрнең Бөтенроссия яшьләр фестивале 2026 елда исемен «Без Эрьзя белән бергә»гә алыштырачак.
Скульпторның кече ватанында, Ардатов районының Баево авылында Төбәкара Милли-фольклор бәйрәме «Шумбрат, Эрьзя!» узачак.
Юбилей датасына әзерлек кысаларында уртак эш турында Рус музее һәм Третьяков галереясе җитәкчеләре Алла Манилова белән Елена Проничева сөйләгәннәр. Алла Манилова билгеләп үткәнчә, Рус музее десанты Мордовиядә биш көн эшләячәк – реставрация мастер-класслары, пленэрлар һәм музей хезмәткәрләре өчен бик күп башка мөһим чаралар узачак. Ул шулай ук РФ Мәдәният министрлыгының «Россиянең музей маршрутлары» Бөтенроссия проекты кысаларында Мордовия патронаты булу инициативасы белән чыгыш ясаган - Республика анда икенче тапкыр катнаша.
С.Д.Эрьзя исемендәге музей директоры Людмила Нарбекова, булачак юбилей вакыйгасына һәм масштаблы күргәзмәгә комментарий биреп, гениаль скульпторның бөтен сәнгать мирасы беренче тапкыр бер урында – Мордовия Республика сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителәчәген билгеләп үткән.
Без дә музейда булдык: бу чынлап та шулай булачагына инандык. Чөнки һәр килү белән музейда, тирә-ягында ниндидер үзгәрешләр барлыкка килә. Төрле күргәзмәләр еш оештырыла, шуларның берсендә булып кайттык. Ул - Санкт-Петербургтан күптәнге дус рәссамнары Андрей һәм Николай Дмитренколарның «Интеллектуаль реализм» күргәзмәсендә булырга насыйп булды. Әле Анатолий Шведцовның «Начало» картиналары күргәзмәсе эшли. Үткән атнада «Эрьзя музеенда гаилә» фотокүргәзмәсе кызыклы булды. Бөек Эрьзя Юбилеен лаеклы каршы алачакбыз.
Наилә НАСЫРОВА















