Гельнур Исмаил кызы Байбекованың социаль челтәрдәге мәгълуматында болай диелгән.
“Бердәм Россия” партиясенең Кадошкино җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Валентина Ханюкова белән берлектә, балалары мәктәптә укыячак күп балалы гаиләләргә “Баланы мәктәпкә җый” Бөтенроссия партия акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары алуга сертификатлар тапшырдык.  Әлеге акция кысаларында күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балаларга һәм махсус операциядә (СВО) катнашучыларның гаиләләренә адреслы матди ярдәм күрсәтелә. Мордовия Республикасы Госсобраниесы депутаты Александр Болдырев күп балалы гаиләләргә ел саен 5 мең сумлык шундый сертификатлар бүләк итә. Бүген без Машкиннар, Сильченковлар, Корхмазяннар, Пикулиннар гаиләләренә бүләкләр тапшырдык. Акция дәвам итә, калган гаиләләргә адреслы рәвештә барачакбыз.
Әйтеп китәргә кирәк: Гүзәл Чубаро, Евгения Тамбовцева, Светлана Денискина, Юлия Панкратова, Ольга Юнязованың күп балалы гаиләләренә дә ярдәм тапшырганнар. Бүләккә ата-аналар да, балалар да шатланганнар.