Ичалки районы студенты мошенникларга, фатирны арендага алырга тырышканда, 12 900 сум акча күчергән.
Саранск шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының 4 нче номерлы ОПП дежур частенә мошенниклык турында гариза белән Ичалки районында яшәүче 17 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән.  Егет Саранскида торак эзләгән һәм интернет-белдерүләр сервисына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән. Туры килгән вариант табылгач, ул аны «Instagram» мессенджерына күчергән сылтама буенча күчә, анда белдерү авторы белән хат алышу башлана. Потенциаль арендаторны торакның үзенеке булуына ышандыру өчен әңгәмәдәш фатирның милек хокукын раслый торган документларның фотосын җибәргән, шуннан соң алдан 15 мең сум күләмендә түләүне таләп итә башлаган. Янәсе, зыян күрүчегә фатирны беркетү өчен акча кертергә кирәк булган. 
Гариза бирүче счетында, билгеләнгән чикләүләр аркасында, ул 12 900 сум күчерә алган. Бу хакта арендага бирүчегә хәбәр иткән. Кыз аңа бу сумма да, мөмкин булган техник өзеклек белән дәлилләп, счетка килмәгән, дип язган. Аннары ул операцияне кабатлауны сораган. 
Студент, таләп ителгән сумманы яңадан күчерүне башлаганчы, операцияне онлайн-банк кушымтасында яңадан тикшергән һәм мошенник белән аралашуы ихтималын аңлаган. 
Шуннан соң кыз аның белән элемтәгә чыкмаган һәм белдерү дә сайттан алынган. Ә зыян күрүче студент полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. 
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны тагы бер тапкыр кисәтә һәм искәртә: бушлай белдерүләр сайтларында вакытлыча торак сайлаганда уяу булыгыз. Мошенниклар фоторедакторларда ялган документлар биреп, тиз арада ышанычка керә. Бирелгән мәгълүматларны игътибар белән өйрәнегез – бу сезне финанс югалтулардан саклап калачак. Түләүне шартнамә (договор) төзегәндә үк кертегез яисә залог итеп акча алу турында расписка таләп итегез.