Бүген, кызганычка каршы, Мордовиянең төп елгаларының берсе булган Мокша елгасы саега, үлән белән каплана – әйтерсең лә, сүнеп бара торган, «саега торган» һәм үлән белән капланган яр буе авылларының язмышын кабатлый. Менә аларның исемнәре: Акчеево, Ликинье, Лобановка, Вачеевка, Новое Кадышево, Мордовские Пошаты, Кабаново, Каменный Брод, Мельсяны, Старые Пичингуши һәм башка татар, мордва һәм рус авыллары. Бу безнең якын тирәдә генә. Ә Мордовия, Пенза, Түбән Новгород, Рязань өлкәләре буйлап ага торган елганың барлык ярларында алар күпме! Шунысы куанычлы: дәүләт Мокшаны савыктыру турында уйлый, моның өчен федераль акчалар: 104 миллион сум бүлеп бирелгән. Росводресурслар хәбәр иткәнчә, «Экология» милли проекты буенча Мокша елгасын масштаблы чистарту эшләре башкарылган.
Кешелек дөньясына бөтен Җир планетасы турында җитди уйларга вакыт инде. Планета климатының Глобаль үзгәрешләренә багышланган халыкара конференцияләрдә мондый кисәтү яңгырый: әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә, дөньяга моңарчы күрелмәгән янаулар, масштаблы корылык һәм су басулар, җимергеч циклоннар, тропик авырулар пандемияләре һәм халык миграциясе белән очрашырга туры киләчәк. Рәсми мәгълүматлар буенча, «планета халкының яртысыннан артыгы инде бүген үк төче су җитмәү һәм корылыкка дучар булган районнарда яши».
Мокша елгасы турында сөйләгәндә, бөтен планетабызга да шулай кагылдык. Дөнья бердәм. Ә Мокша, гел еракка омтылып, яр буендагы туган авылларын ташлап китми.