Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр... Болар барысы да минем туган ягым. Июнь - чәчәкләр ае; җәй көне нәкъ шул айдан башлана. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар. Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең рес-публикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк! Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый.
Июнь аен июль алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Боларга барысына да кешеләр генә түгел, мал-туар да шат. Әнә, өй тирәсендә муенын горур күтәреп йөргән ана каз бәбкәләре белән бергә бетмәс-төкәнмәс авыл табигатенә хозурланып йөри. Яңгыры да өстәмә күркәмлелек өсти тирә-ягыбызга. Бер мизгелдә яшен яшьни, коеп-коеп яңгыр ява һәм күк йөзе яктырып та өлгерә. Киң күкрәк белән суларлык һава күңелләргә рәхәтлек урнаштыра...
Тик авылда яшәп шул матурлыкларны күрүче генә азаеп килә. Әйтеп китим, «кан тартканга» ахрысы, җәй көне халык белән тулган авыллар, табигатьтәге шикелле матурланып китә. Алар да, туган якларының матурлыгын күреп калырга дип, эсселе-яңгырлы ямьле җәй рәхәтенә чумалар. Шагыйрьләр җәйге табигатьнең матурлыгына сокланып сүзле рәсем, ә рәссамнар картиналар язып калдыра. Без дә, сокланып калырга вакыт булган чакта, рәхәтләнеп күзәтеп, тәмен татып калыйк ямьле җәйнең.

Н.ХӘЛИЛ