Урманнарга бай, яшел Мордовия Республикасына сәфәребезне дәвам итеп, 31 майда Атюрьево районы Кыштыру (Большой Шуструй) авылына юл алдык. Борынгы, бай тарихлы авылда безне бик матур каршы алдылар. Һәр белгечебез өчен бу очрашу кызыклы, мәгълүматлы булды. Кызганычка каршы, биредә дә мәктәп ябылган. Авыл һәм мәктәп тарихы белән укытучы Совешова Эльвира Хәйдәр кызы таныштырып китте, кайбер материаллар белән дә ярдәм итте.