УЗИ табибы диагноз куймый
Илебездә ел саен июньнең өченче якшәмбесендә кеше сәламәтлеге сагында торучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне бар гомерен медицина белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтлиләр. Тик бу бәйрәм елга бер тапкыр гына, ә калган көннәрне медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең сәламәтлеге сагында торырга, еш кына аларның гомере өчен көрәшергә туры килә. Сәбәп табып, бүген тагы бер тапкыр табиблар турында сүзебез.
УЗИ табибы Лариса Шамиль кызы Неверова – докторлар гаиләсеннән: әтисе дә, абыйсы да белгечлекләре буенча докторлар. Шуңа, ахрысы, медицина мохитендә үскән бала киләчәген дә табиблык белән бәйли.
Әйтеп китәргә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 13 милли проект игълан ителде, шулар арасында “Сәламәтлек саклау”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм”, “Кече һәм урта эшкуарлык”. Милли проектларның төп бурычы – һәр Россия гражданы һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр. Без сөйлисе ультратавышлы тикшеренүләр, УЗИның үзенчәлекләре турында 2010 елда Пенза дәүләт медицина университеты тәмамлаган Лариса Шамиль кызы Неверовадан сорадым. Ул:
- УЗИ ясаган табиб төгәл диагноз куймый. Ул бары тик УЗИ-аппаратка тоташтырылган монитор экранында күргән мәгълүматны гына чишә һәм бу кыйммәтләрне тикшерелә торган орган өчен нормаль саннар белән чагыштыра. Әгәр белгеч патологияне таба икән, ул авыруның булуы турында нәтиҗә ясый, - ди ультратавыш диагностикасы табибы.
Югары квалификацияле белгечнең төп бурычы – тикшерү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматлар нигезендә диаг-ноз кую өчен пациентның төрле органнары һәм системалары торышын төгәл бәяләү. Унбиш ел профессиональ эш стажы булган Шамиль кызы Лариса ультратавыш сканеры ярдәмендә эчке органнарның торышы турында төгәл мәгълүмат ала.
Медицина учреждениесендә булганнар: “Табибның мөнәсәбәте искиткеч, барысын да җентекләп карады, нәтиҗәне тасвирлады - барысы да дөрес. Доктор бик күп дөрес сораулар бирде, комментарийлар бирде һәм экранда күрсәтте. Бик зур рәхмәт, аның тәкъдиме буенча кирәкле табибка мөрәҗәгать иттем: ул аның нәтиҗәсе нигезендә дәвалау язып бирде һәм ул дөрес булып чыкты. Бик зур рәхмәт сезгә, Лариса Шамильевна.
Чиратка бик тиз язылырга мөмкин иде, доктор еш кабул итә: көннең теләсә кайсы вакытында - иртән, төшке аш вакытларында һәм ял көннәрендә дә язылырга мөмкин. Кабул иткәннән соң анализларны тиз тапшырырга һәм теләсә кайсы табибка эләгергә мөмкин!”
УЗИ табибы Неверова Лариса Шамильевна пациентларга сәламәтлекләре турында дөрес карарлар кабул итәргә булыша һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтә. Әгәр катлаулы медицина мәсьәләләрен аңларга, авыруның сәбәбен ачык-ларга, аның терапия һәм профилактика ысуллары турында белергә кирәк булса, Л.Ш.Неверовага мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр аның турында пациентлары. Мө-селман һәм мөслимә дин кардәшләребез дә яратып аңа мөрәҗәгать итә. Менә интернет чыганакларда аның турында: “...Табибның клиентларына мөнәсәбәте искиткеч: барысын да җентекләп карый, нәтиҗәне тасвирлый. Доктор бик күп дөрес сораулар бирә, комментарийлар ясый һәм экранда күрсәтеп бара. Лариса Шамиль кызы Неверовага бик зур рәхмәт; аның тәкъдиме буенча тиешле табибка мөрәҗәгать иттем”.
Яки тагы бер Лариса Шамиль кызы Неверова турында пост: “...УЗИ табибы Лариса Шамильевна пациентларга сәламәтлекләре турында дөрес карарлар кабул итәргә булыша һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтә. Әгәр катлаулы медицина мәсьәләләрен аңларга, авыруның сәбәбен ачыкларга, аның терапия һәм профилактика ысуллары турында белергә кирәк булса, аңа мөрәҗәгать итү кирәк дип саныйм”.
Лариса Шамиль кызы Неверованың матур гаиләсе. Тормыш иптәше белән тугыз яшьлек улларын һәм биш яшьлек кызларын тәрбияләп үстерәләр. Милли җанлы Лариса ханым салма кисәргә дә, ашарга да ярата. Аның кыстыбилары да бик тә тәмле килеп чыгалар.
Наилә НАСЫРОВА