Ләмберә районы Чирмеш авылындагы «Битараф булмаганнар» ятмә үрүчеләр төркемендә алты кеше. Болар - Клара Ибраһим кызы Сюбаева, Фатиха Үмәр кызы Солдатова, Равилә Үмәр кызы Судьенкова, Роза Әмин кызы Маринова, Нәим Җәфәр улы Кряков һәм аларның җитәкчесе Винера Халит кызы Аббясова. Көн саен иртән алар Чирмеш мәктәбе холлына эшкә килгән кебек киләләр. Хәер, күбесе күптән пенсиядә. Башкача булдыра алмыйлар; хәзер СВО зонасында булган балалар өчен күңел әрни, диләр. Һәм үз мөмкинлекләре булганчы ярдәм итәләр: маскировка ятьмәләре үрәләр, посылкалар җыялар һәм аларның һәрбересен өйләренә көтәләр. Ярдәм итүчеләр өчен сугышчылар барысы да үзләренеке, туганнары. Әлеге Ватанга ярдәм итүчеләрнең җитәкчесе Аббясова Винера Халит кызыннан эш турында сорагач болай ди:
- Чирмеш авылы мәктәбе холлында, хәтта шимбә көнне дә, кешеләр күп иттереп җыела. Өлкәннәр маскировка челтәрләре үрәсәләр, укучылар СВО зонасындагы сугышчыларга хатлар язалар. Әлеге хатын-кызлар гаиләләренә дә вакыт бүлеп куярга, солдатларга да ярдәм итәргә өлгерәләр.
Ә эш шулай башлана: Чермиш авылының башта санап киткән биш пенсионеры 2024 елның сентябрендә, өйдә генә утырырга ярамый, дип карар кылалар. Эш башлана да, дәвам да итә, нәтиҗәләре дә шатландыра. СВО зонасындагы хәрби техниканы һәм блиндажларны яшерү өчен кулланыла торган 60тан артык маскировка челтәре үреп җибәргәннәр инде. Безнең сугышчылар мондый маскировка чараларына мохтаҗ. Әлеге Чирмешлеләр челтәр генә үреп калмыйлар, гуманитар ярдәм дә җыеп СВОчыларга җибәрәләр. 
Чынлыкта маскировка челтәрләрен үрү җиңел түгел, бу физик яктан авыр эш. Хатын-кызлар аяк өстендә берничә сәгать басып торалар, аскы рәтләрне үргәндә генә утыралар. Ләкин сөйләшүләр, авыл яңалыклары турында фикер алышулар һәм мәзәкләр белән эшләгәндә вакыт тиз уза. Нәим Җәфәр улы Кряков, Клара Ибраһим кызы Сюбаева, Фатиха Үмәр кызы Солдатова, Равилә Үмәр кызы Судьенкова, Роза Әмин кызы Маринова, Винера Халит кызы Аббясова күптән инде туганлашканнар; кайгы-хәсрәттә дә, шатлыкта да бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр.

Наилә НАСЫРОВА