Подписчики поздравляют любимую газету "Юлдаш" с 1000-ным номером
1000-й номер - красивое число, для кого-то это очень много, для кого-то совсем немного, если судить по печатным изданиям. Но в любом случае ваша газета - это не просто средство массовой информации, это издание, несущее определенную миссию. Миссию сохранения национального достояния, национальной самобытности, национального языка. Со дня своего основания, ваша газета связана с судьбой татарского народа в Мордовии и за ее пределами. Вы пишите истории и рассказываете о судьбах и жизни людей, которые множат хорошую славу нашего народа и нашей республики. И как же приятно на страницах газеты видеть своих земляков, своих знакомых и даже родных людей. И гордость охватывает за них, за то, что о них узнают.
Не только о людях, но и, безусловно, о Родине есть статьи в газете. И мне очень интересно читать о татарских селах и деревнях нашей Мордовии. А еще приятнее читать о своей малой Родине, или ставшей ею с замужеством, о заветных и милых сердцу уголках.
И как размышления или тема для обсуждения, колонка главного редактора, которая однажды заставила плакать от воспоминаний детства, от того времени, которое никогда не вернется.
Сегодня, в эпоху Интернета, как и многие периодические издания, ваша газета имеет онлайн-версию, и в ваш 1000-й выпуск, я, все же, желаю, чтобы «Юлдаш» еще много лет приходил к своему читателю именно в печатном виде. Под шелест страниц, прочитывать снова и снова новые истории о своих земляках, о традициях, мероприятиях, о земле, в которой так много талантливых людей, о нас – татарах и не только.
Всей редакции газеты «Юлдаш» желаю творческих успехов еще на многие, многие года. Спасибо огромное за ваш труд и частичку души, которую вкладываете в ваше дело. Счастья и благополучия вам и вашим семьям!
Гюзель Позднякова
***
Соблюдая свои традиции, каждую пятницу мы посвящаем вечера чтению газеты «Юлдаш», поскольку нас интересует жизнь татар, проживающих в Республике Мордовия. Я ценю эту газету за возможность своевременно получать информацию обо всех событиях. Читаем ее, как говорится, от корки до корки. Мы подписаны на «Юлдаш» на протяжении многих лет и уже оформили подписку на 2025 год. Также хочу подчеркнуть, что газета значительно помогает мне в работе, поскольку держит в курсе событий в сфере культуры. Приятно видеть в «Юлдаш» фотографии и материалы о своих родных, знакомых и коллегах.
От всей души желаем вам вдохновения, успешной реализации новых идей и проектов, верных подписчиков и читателей! Удачи, здоровья, благополучия вам и вашим близким.
Альфия Баширова (на фото)
***
Бүген «Юлдаш» газетасын карап утырганда, күзем беренче битендәге датага төште. Ноябрьдә аның 1000нче номеры чыгачак, димәк, бәйрәме!
Газета яшь әле, чыдам, энергияле, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле, чөнки җитәкчесе һәм аның командасы яхшы.
Мизгел кебек кенә бу сан, ә үзе эченә нинди вакыйгаларны сыйдырмаган да, аларга нинди генә бәя бирмәгән. Гомумән, газетага нигез салынганнан бирле күп нәрсә үзгәрде: күләме, полиграфик башкару, публикацияләр тематикасы. Ул төп вакыйгалар, Мордовия Республикасының данын күтәргән кешеләр, тарихи юлның мөһим этаплары турында сөйли. Без үзебезнең җирлектәге вакыйгаларны, көнкү-ренешне, шәхесләрне, яңалыкларны - төгәл мәгълүматны бары тик «Юлдаш» газетасыннан белә алабыз. Ул татарлар өчен компас кебек. Шушы туры юлыннан дәвам итсен иде ул; иҗади юлын дәвам итү өчен язучылары һәм язылучылары артсын!
Редакциянең баш редакторы, Рос-сиянең атказанган журналисты, Мор-довиянең халык шагыйре Абидулла улы Камиль Тангалычев һәм барлык хезмәткәрләренә иҗади унышлар, сәламәтлек, бәхет һәм әйткәнемчә, күбрәк тугрылыклы укучылар телим! Гомерле булсын иде ул! Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!
Сания Саляева
***
Хөрмәтле «Юлдаш» газетасы редакциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары газетаның юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
Менә инде яраткан газетабыз безне меңенче саны белән шатландыра. Меңенче тапкыр үз битләрендә «Юлдаш»ыбыз туган төбәгебез Мордовия тарихын яза һәм анда яшәүчеләр турында сөйли. Яратып укыган газетабызның үзенчәлеге – мөһим вакыйгаларга катнашы булу, кешеләргә игътибарлы булу, эшкә профессиональ хезмәт итү һәм объектив булу. Шуның өчен дә милләттәшләребезнең күбесе һәр атнаның чәршәмбе көнен түземсезлек белән көтеп ала һәм газетаны рус һәм туган телдә яратып укыйлар.
Мин «Юлдаш» газетасының коллективына иҗади уңышлар, кызыклы очрашулар һәм мәкаләләр телим. Журналист каләмегез һәрвакыт үткен булсын! Иң мөһиме – «Юлдаш» газетасы тагын күп еллар укучысына килсен һәм респуб-ликада төп мәгълүмат кыры булсын.
Рәхмәт, «Юлдаш»!
Бик катлаулы, алдан аңлап булмый торган,
Без яшәгән дөньяда «Юлдаш» газетасы бар.
Һәрбер кеше эчке фикерләре белән
Уртаклаша аладыр бит анда:
Әрнү - сагышларын дусларына сөйли,
Ә шатлыгын барчабызга тарата.
Киңәш сорый: «Нишләргә соң? - диеп -
Сакланырга ничек гөнәһтан?»
Һәр сорауга җавап алабыз без
Якын дустыбыздан – «Юлдаштан»!
Рәхмәт сиңа, «Юлдаш» газетасы,
Зур хезмәтең, дөреслегең өчен.
Һәркайсыбыз зур ышаныч белән,
Хөрмәт белән сине укый бүген.
Фазия Боярова
***
«Юлдаш» - татар халкының иң яраткан, укыла торган газеты. Мин бу сүзләрне, юкка әйтмим, сезгә хәзер дәлиллим (докажу). Мактанмыйм, чынны язам. Чөнки газетаны беренче номерыннан ук алам, укыйм, үземнең дә газета битләрендә язмаларым бастырыла.
Беренчедән, газета битләрендә гади кешеләр, гаиләләр, Армия сафында хезмәт итә торган егетләребез, СВОда катнашкан батырларыбыз турында күп мәкаләләр бастырыла. Боларны мин бигрәк укырга яратам, араларында таныш кешеләр дә очрый. Күңелеңнән уйлыйсын, чын да бит, нинди югары хөрмәткә ия булган кешеләр бар, алар нинди матур һәм кызыклы тормыш алып баралар, нинди тәүфыйкле балалар асрыйлар! Белмәгән кеше турында шатланасын, аларга сокланасың, эчеңдә милләтеңә карата горурлык хисе туа! Тагын әйтәсе килә: үзең дә шундый матур күңелле кешеләрдән калышмаска тырышасың! Хәзер бит байлык куа-куа дөньяның матурлыгын да күрми калырга була: гел койтылык, начарлык турында уйлап яшәргә ярамый, минемчә. Яхшылыкны күрә белергә кирәк! Изге китабыбыз, Коръәнебез битләрендә игелек (добро) эшләгез диеп язылган бит. Игелек - ул үзе бер матурлык, дип саныйм мин.
Икенчедән, газетада туган татар телебез турында, аны яратырга, өйрәнергә, белергә һәм саклап калырга кирәклеге турында еш кына макаләләр языла. Мин, татар теле укытучысы, шуңа күрә бу проблема миңа таныш. Һәрберебез аңлый, күрә: татар балалары еш русча сөйләшәләр. Ана-ата да, әби-бабайлар да телләрен сындырып русча сөйләгән булалар, ә балаларын, оныкларын туган телдән мәхрүм итәләр. Олылар, хотя бы сез балалар белән туган телдә аралашыгыз!!! Сезне бит яшь буын хөрмәтли, кадерли...әлдә сүзегезне тыңлыйлар. Габдулла Тукаебызның, батыр Муса Җәлилебезнең, Һади Такташыбызның әсәрләрен татарча укыйк!
Рәхмәт, зур рәхмәт «Юлдаш» газетасына!!! Татарча үткән чаралар турында, татар теле укытучылары һәм татар балалары катнашкан мероприятияләр турында язган өчен! Балалар газетада үзләрен күргәч, бик тә куаналар. Гаделлеккә ышаналар, туган телгә мәхәббәтләре арта. Киләчәктә дә шундый мәкаләләр язылыр дип ышанабыз! Ихластан газетаның редакциясенә саулык, бәхет, уңышлар телибез. Изге эшегездә Алла рәхмәтен бирсен.
Өченчедән, олы кешеләр «Юлдаш» газетасын алалар, укыйлар. Алар белән очрашканда (мин хәзер башка авылда яшим), сүзне башлап китәләр: «Укыдым, укыдым, газетада синең турында язганнар, молодец, эшләгез, эшләгез тырышып, без дә вакытында эшләдек». Икенчесе: «Алла, Рауза, бу синме!? Синең турында укыдым, бик шатландым, без бит ырулар булабыз». Өченчесе: «Кызым, син бит Камилә оныгы, Мөкәддәс кызы буласың, беләм Казанда булгансын, укытучы булып эшлисен, татар телен укытасын, булдыклысын, татар газетасында синең турында еш язалар, укыйм кинәнеп. Аллага шөкер татар газетабыз бар, каршыбызга китерәләр, яңалыклар белән танышабыз, дөнья хәлләрен беләбез». Шундый очрашулардан соң инде, татар газетасын халык укый, дип әйтергә ярый. Тагын «Юлдаш» газетасы белән кызыклы вакыйга булды. Татар Тавла мәктәбен укып бетергәнгә утыз ел узгач, классташларыбыз белән очрашу оештырдык. Балачакны, мәктәп елларын, укытучыларыбызны хәтерләдек, мәрхүмнәрне сагындык. Һәрбере үзе турында, гаиләсе турында сөйләде. Очрашуга киләлмәгәннәргә шалтыраттык. Һәр көн, һәр ел һәммәбез бергә очрашалмыйбыз бит инде. Тормыш бит, олыгая барабыз. Фотога төштек. Мәҗлесебез кызыклы үтте, күңелдә җылы хисләр калды. Икенче көнне мин газетага, Наилә Халиловнага шалтыратам. Алай-болай, хәлләр ничек, классыбыз белән очраштык, очрашу бик матур үтте. Шуның турында газетка язарга буламы? - Була, - диде. Яңа бастырылып чыккан газета битеннән безнең беренче класс һәм очрашу фотоларын күрәм. Классташларым шалтырата: «Ышанып та булмый, безне газетага язганнар!», «Боларны кара, «А» классы (без «А» классында укыдык) мало очрашканнар, әлдә үзләрен газетага да язганнар, диеп әйттеләр», - ди. Газета битеннән үзең турында укырга бик тә әйбәт! «Юлдаш»ка рәхмәт әйтергә куштылар.
Газетаны бастырып чыгаручыларга Алла саулык, озын изге гомерләр бирсен, йөрегән юлларыгыз уңсын, илһам белән эшләгез. «Юлдаш» газетабыз озак кына яшәсен! Амин. Киләчәк номерларны көтеп калам.
Рауза Юмаева














