Россиядә зур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре 28 һәм 29 июньдә узды. Мәктәпләрдән 2 млн 300 меңнән артык тугыз һәм унбер сыйныф укучысы чыгарыла. Быел аларны 1,2 меңнән артык югары йорты һәм 3,8 мең колледж көтә. Шул исәптән Мордовиянең мәктәпләрен өч меңгә якын унберлеләр (2762) тәмамлады. Алар арасында 16 чыгарылыш 11 сыйныф укучысы ЕГЭларын 100 баллга тапшырган, ә 641 укучы мәктәпне “алтын” һәм “көмеш” медальләре белән тәмамлаган. 28 июньдә Саранск, Рузаевка, Ковылкино, Инсар һәм башка шәһәр чыгарылыш сыйныф укучылары тантаналы рәвештә һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Аларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште. Күлмәк-туфлиларның иң матурын, иң кыйммәтлесен кигән кичәге укучылар чәчтарашта барып прическа ясатып тагы да матур күренделәр. Мәктәпләрдә, шәһәр паркларында ял итү программасын үтәгәч, кайбер мәктәп сыйныфлылары мәҗлесләрен я кафеда, я ресторанда үткәрделәр. Билгеле инде, профессиональ фотограф белән видеооператор да читтә калмый. Моның төп оештыручылары - әти-әниләр комитеты. Балалары өчен бар мөмкинчелекләрдән кулланганнар.
Рузаевка шәһәрендә 221 чыгарылыш сыйныф укучысы Балда катнашкан. Шул исәптән Татар Пешлә мәктәбенең 6 укучысы да.
Ләмберәнең икенче мәктәбен 11 чыгарылыш сыйныф укучысы тәмамлаган. Алар арасында “алтын” һәм “көмеш”, ягъни I һәм II дәрәҗә медальләре белән бүләкләнгәннәр байтак. “Алтын”га лаек-лылар: Аюпова Карина Рустам кызы, Богданов Абдулмалик Дамир улы, Сяфукова Ангелина Олеговна, Мироненко Анна Сергеевна. “Көмеш” медаль иясе Салихов Амир Ильдар улы. Тантаналы кичәләре Ләмберәнең “Алмаз” мәдәни-спорт үзәгендә үткән.
Бар гадилекне, сафлыкны, ихласлыкны чагылдырган авыл мәктәбе кичәләре күбебезгә якын һәм истәлекле. Мәсәлән, Ромодан районы Белозерье урта мәктәбе директоры Эльвира Идрис кызы Киреева чыгарылыш укучылары турында: “Быел 37 тугызынчы сыйныф һәм самообразование программасы буенча алты 11 сыйныф укучысын олы тормыш юлына чыгарып җибәрдек. Тугызлыларда тантаналы чыгарылыш кичәсе үтте, ә унберләргә аттестат тапшыру гына иде”.
“Торбеево районы Жуковский урта мәктәбе филиалы булган Татар Юнкие төп мәктәбендә чыгарылыш кичәсе 29 июньдә үтте. Барлыгы 8 укучыбыз, - ди мәктәп җитәкчесе Тәнзилә Әхмәт кызы Утешева.- Бу көнне бик матур әдәби-музыкаль кичә узды“.
“... Артта авыр сынаулар, имтиханнар. Һәм менә кунаклар белән бергә: укытучылар, әти-әниләр, дуслар, яраткан чыгарылыш укучыларын, матур, үсеп җиткән, тәрбияле, сәләтле егетләрне һәм нәфис кызларны озаттылар.
Тугызынчы сыйныф укучыларына балачак белән хушлашырга, беренче нәтиҗәләр ясарга, безнең мәктәптә үткәргән тугыз шатлык-лы бай елларын искә төшерергә вакыт җитте. Чыгарылыш кичәсе күңелле дә, күңелсез дә булды! Укучылар мәктәп администрациясенә, сыйныф җитәкчесенә, кадерле педагогларына сабырлыклары, авыр хезмәтләре, игелекләре, оптимизмнары һәм мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Әлбәттә, үзләре дә укудагы уңышлары өчен Рәхмәтләр һәм котлаулар алдылар.
9 нчы сыйныф укучыларын һәм ата-аналарын төп мәктәпне тәмамлаулары белән ихластан котлыйбыз! Җәй көне бик яхшы ял итәргә, көч, якты тәэсирләр тупларга һәм теләкләренә ирешергә телибез! – дип фикерләре белән уртак-лашты Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе директоры Светлана Наиль кызы Кильдеева.
Бу яңа олы тормыш алдында торган яшь кешеләр өчен махсус даталар. Безнең һәрберебез мәктәпне тәмамлауны хәтерли, бу үзенчәлекле көн, мәктәп коридорлары һәм сыйныфлар артта калды. Күпләребез өчен чыгарылыш кичәсе беренче зур вакыйга булды, анда без үзебезне ике дөнья чигендә хис иттек: балалар түгел, ә әле олылар да түгел. Бу көн кайгысыз балачак белән хушлашуны һәм яңа башлангычлар һәм мөмкинлекләр юнәлешендә адымны символлаштыра.

Наилә НАСЫРОВА