Татар Лунданында “Кыр корбаны” үткән
Гадәт буенча, һәр елны Зубово-Поляна районы татар авылларында - Тат.- Лундан, Кочетовка, Горенка авылларында “Кыр кырбаны” үткәрәләр.
25 май көнне Татар Лундан авылы халкы кырда дога кылып, корбан итеннән бергәләп шулпа пешереп, авыл яше-карты йолада катнашканнар.
“Бу ата-бабаларыбыздан сакланып калган бәйрәм; кайсы авылда үткәрсәләр дә, барлык авыл халкы өчен уртак. Корбан бәйрәме - мөселман мәдәниятендә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.
Аның даими датасы юк: ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә”, - дип язалар авыл сайтында.
Ә гомерен мәгариф эшенә багышлаган Светлана Филипповна Ромайкина “Кыр корбаны” турында болай дип сөйләде: “Кыр корбаны” бәйрәме дога кылу белән башлана, ә аннары Аллаһы Тәгаләдән уңыш мул булып үсүне, дөньяларда тынычлык булуны, тәбигатьнең рәхимле булуын сорап, корбан бугазлана. Чарада яше-карты катнашты, шул исәптән Горенка мәктәбе укучылары да. Бу бик яхшы һәм мөһим, чөнки буыннар элемтәсе югалмый, традицияләрне үзләштерәләр һәм балалар үз балаларына тапшырачаклар.”
Белгәнебезчә, шушы олы милли бәйрәмне бергә-бергә әзерлиләр, хәтта Мәскәүдә, Питерда яшәүче якташлары да сәдака җибәреп бәйрәмдә читтән торып катнаша. “Кыр корбанын” хөрмәт итеп, башка милләт кешеләре дә чарада катнаша. Казаннарда ит, салма пешереп барчасы сыйлана. Кырда үткәргән бәйрәмгә килә алмаган картларга аш-суны өйләренә илтеп бирәләр.
(Фотолар Горенка мәктәбе
сайтыннан алынды)
















