Мордовия Росреестрында үз күчемсез милекләрен (недвижимость) мошенниклардан ничек сакларга икәнлеге турында сөйләделәр. 
Проблема бик актуаль, чөнки барлык милекчеләрне дә борчый. Мордовия Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Катерина Ручина мошенниклык схемалары еш очрый торган очраклар турында сөйләде һәм үз күчемсез милегеңне яклау максатыннан ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен Росреестр яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм аферистларны тотуда ярдәм тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта милекчегә үз күчемсез милеген яклау максатыннан ул аны сатарга тиеш, диләр. Исегездә тотыгыз: Росреестр хезмәткәрләре беркайчан да милекчеләргә мондый тәкъдимнәр белән шалтыратмый. 
Үз күчемсез милегеңне ничек якларга? Иң гади ысул - сезнең шәхси катнашыгыздан башка килешүләрне теркәүне тыю турында гариза бирү. Моны Росреестр сайтындагы шәхси кабинетта, дәүләт хезмәтләре порталында яки МФЦда эшләргә мөмкин. Гариза бирелгәннән соң, бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тиешле язма кертеләчәк. Һәм әгәр Росреестрга документлар милекченең шәхси катнашыннан башка тапшырылса (мәсәлән, ышанычнамә буенча), алар каралмаячак. Аларны гариза бирүчегә кире кайтарачаклар. Бик мөһим! 
Игътибар итәбез, Росреестр гражданнарга, аларның күчемсез милек объектларына карата электрон документлар теркәлүгә кергән очракта, һәрвакыт (почта яки электрон почта аша) хәбәр итә. Әгәр Хокук иясе мондый хәбәр алса һәм ул да, аның вәкилләре дә бернинди документлар бирмәгән булып чыкса, ул бу хакта Росреестрга оператив хәбәр итә алачак һәм килешү булмаячак. 
Бик мөһим! Сатучы милекче исеменнән нотариаль ышанычнамә буенча эш итсә, килешүгә аеруча игътибар итәргә кирәк. Ышанычнамәне Федераль нотариаль палатаның рәсми сайтында тикшерергә мөмкин. 
Уяу булыгыз һәм һәрвакыт нинди документларга кул куюыгызны игътибар белән тикшерегез. Шуны истә тотыгыз: фатир хуҗасын ялгыш юлга керткән һәм ниндидер документ (мәсәлән, хезмәт күрсәтүләр яки кредит килешүе өчен түләү турында квитанцияләр) кыяфәтендә аңа имза куярга торак сатып алу-сату килешүен биргән очраклар була. Кеше карамыйча гына аңа кул куя һәм милексез кала. Мондый очрак-ларда зыян күрүчеләр ешрак өлкән яшьтәге кешеләр була. Мошенник-лык кылмас өчен, үзегезнең өлкән яшьтәге туганнарыгыздан һәм якыннарыгыздан игътибарлырак булуыгызны сорагыз. 
Мәгълүмат Мордовия Республикасы буенчаРосреестр Идарәсе тарафыннан әзерләнгән