26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Альфия Нургаян кызы Маланьчева, Мордовия Республикасы А.С.Пушкин исемендәге милли китапханәнең туган телне һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлегенең баш китапханәчесе җитәкчелегендә, Пушкинканың 2 меңнән артык булган китаплы татар әдәбияты секторында Саранскның 11 һәм 38, Ләмберәнең беренче урта мәктәпләре катнашы белән Туган тел һәм Габдулла Тукай турында матур чара үтте.

Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәнен саклап калырга тиешбез. Туган тел көнен һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме дип кабул итәбез. Һәм чынлап та татар, рус, мордва милләтле балалар татар һәм рус телләрендә Габдулла Тукай һәм аның турында язган шигырьләрне яттан сөйләделәр, укыдылар. Био- графиясенә сәяхәт иттек, презентация карадык, матур җырлар башкардылар.
Чакырылган барлык кунаклар да кичәдә актив катнаштылар. Чарада Саранск шәһәренең рухи-мәдәни үзәге директоры Фатих Исхак улы Шафиев һәм «Юлдаш» иҗтимагый-сәяси газетасыхәбәрчесе Наилә Халил кызы Насырова катнашты; алар республика татарлары өчен башкарган эшләре турында, ә Ләмберәнең 1нче мәктәбе татар теле укытучысы Алмаз Кериш кызы Янгляева мәктәптә татар телен укыту турында сөйләделәр. Ләмберәнең беренче мәктәбе 7Б сыйныф укучысы Айлина Янгляева Габдулла Тукай тормышы турында доклад ясады. Шул ук уку йортының 6Б сыйныф укучысы Диляра Сюбаева, укытучы-организатор Зульфия Захир кызы Сюбаева җитәкчелегендә, Саранск шәһәре №38 мәктәбе 4А сыйныф укучысы Даша Блинникова, укытучысы Ольга Дмитриевна Абрамова җитәкчелегендә матур җырлар башкардылар. Зал да кушылды.
Сәнгатьле шигырьләр укучыларны - Амина Азисованы, Ильнар Грошевны, Радмир Серебряковны, Элина Ряхмятуллованы, Валерия Малышеваны, СулейманШафиевны, Рената Шакаеваны, Вика Баландинаны Ләмберә 1нче мәктәбендә татар теле укытучысы Янгляева Алмаз Кериш кызы әзерләп алып килгән. Укытучы үзе дә чарада актив катнашты.
Малика Чуракованы, Аиша Янгличеваны Саранск шәһәре 11нче мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар теле укытучылары Земфира Хафиз кызы Мангутова белән Юлия Рәшит кызы Рамазанова әзерләгәннәр.
Пушкинканың туган телне һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре чарага «И туган тел, и матур тел!» китап күргәзмәсе һәм шул ук исемдәге презентация Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм татар теле турында материаллар тупланган иде.
Матур кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Наилә НАСЫРОВА