«Юлдаш»ны 20 ел яратабыз
19 апрельдә Мордовиядә республика Хөкүмәте басмасы «Юлдаш» исемле татар иҗтимагый-сәяси газетасы чыга башлауга 20 ел тула. Аның турында беренче көннән алып бүгенге көнгә кадәр һәр номерның һәрбер мәкаләсен укып баручы тугры дустыбыз Рузаевка районы Татар Пешләсендә гомер итүче, хөрмәтле татар теле һәм татар әдәбияты буенча сәләтле укучылар тәрбияләүче Сания Спартак кызы Саляева сөйли.
- 2005 елдан бирле чыга торган «Юлдаш» газетасы төбәгебездә мәдәни-агарту гына түгел, сәяси әһәмияткә дә ия; ул якташларыбызның милли һәм кешелек дәрәҗәсен ныгытуга ярдәм итә, Мордовия татарларының мәдәни-тарихи үзенчәлеген дә, республикада күпмилләтле бердәмлекнең мөһим идеалларын да пропагандалый.
Бүгенге көндә ул Мордовиядәге барлык татар халкының газетасы, алай гына да түгел, республикабыз татарларының милли, дәрәҗәле газетасы булып тора. Шулай булды халкын, туган телен һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яратытып Мордовия тарихында дәүләт газетасының миңа таныш беренче баш мөхәррире Альмира Хәмзә кызы Габунова вакытында да. Кешелекле кеше, эшенең профессионалы, Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Хәмзә кызы Габунова йөрәкләребездә мәңге яшәр.
Газетага нигез салынганнан бирле күп нәрсә үзгәрде: күләме, полиграфик башкару, публикацияләр тематикасы. Ул төп вакыйгалар, Мордовия Республикасының данын күтәргән кешеләр, тарихи юлның мөһим этаплары турында сөйли. Без үзебезнең җирлектәге вакыйгаларны, көнкүренешне, шәхесләрне, яңалыкларны - төгәл мәгълүматны бары тик «Юлдаш» газетасыннан белә алабыз. Ул татарлар өчен компас кебек.
«Юлдаш»ның Мордовия Республикасы Главасыннан, РМ Дәүләт Җыелышыннан, башка дәүләт органнарыннан даими рәвештә бүләкләр алуы очраклы түгел. Газета битләрендә Мордовиядә яшәүче татар халкының күпкырлы тормышын тасвирлап, татар телен, халкыбызның тарихи хәтерен һәм мәдәни традицияләрен саклау проблемалары күтәрелә. Кеше һәм аның язмышы, биографиясе, милли, гомумкешелек асылы – төп темаларның берничәсе. Шунысы куанычлы, номердан номерга, Мордовиядә яшәүче, туган төбәкнең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә ярдәм итүче татар милләтенең лаеклы, кызыклы кешеләре дә тәкъдим ителә. Яратып укыган газетабызның үзенчәлеге – мөһим вакыйгаларга катнашы булу, кешеләргә игътибарлы булу, эшкә профессиональ хезмәт итү һәм объектив булу. Шуның өчен дә милләттәшләребезнең күбесе һәр атнаның чәршәмбе көнен түземсезлек белән көтеп ала һәм газетаны рус, туган татар телебездә яратып укыйлар. «Юлдаш» газетасының сайты популярлаша бара. Югарыда санап киткән темалардан тыш, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм дөньяның башка илләрендәге ватандашларыбызның бүгенге тормышы турында сөйли.
Мин «Юлдаш» газетасының коллективына иҗади уңышлар, кызыклы очрашулар һәм мәкаләләр телим. Журналист каләмегез һәрвакыт үткен булсын! Иң мөһиме – «Юлдаш» газетасы тагын күп еллар укучысына килсен һәм республикада төп мәгълүмат кырларының берсе булсын. Редакциянең баш редакторы, Россиянең атказанган журналисты, Мордовиянең халык шагыйре Камиль Абидулла улы Тангалычев һәм барлык хезмәткәрләренә иҗади унышлар, сәламәтлек, бәхет һәм әйткәнемчә, күбрәк тугрылыклы укучылар телим!














