Алинә Такташова - РФ Чемпионатының «бронза» призеры
3-11 апрельдә Екатеринбург шәһәрендә Россия Беренчелеге (Первенство) һәм Чемпионаты узган.
Әлеге дәрәҗәле ярышларда Мордовия Республикасыннан бер-дәнбер катнашучы - Торбееводан пауэрлифтинг буенча спорт мастерына кандидат Алина Саид кызы Такташова. 69 кг кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясап, Торбеево ДЮСШ тренеры Владимир Алексеевич Мишинда тәрбияләнүче Алина 62,5 кг нәтиҗәсе белән өченче урынны яулаган һәм Россия Беренчелеге белән Чемпионатының бронза медаленә ия булган.
Алинә Такташованың бронза медале - шәхси казанышы гына түгел, Мордовиянең горурлыгы да. Яшь спортчының уңышы безнең атлетларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә һәм башка балаларны яңа спорт казанышларына рухландыра.














