Татарлар Пасха эшләнмәләре ясаганнар
«РМ Инсар районы буенча социаль яклау» каршындагы пенсионерлар өчен көндезге тору бүлегендә Пасха эшләнмәләре буенча мастер-класс үткән.
Инсар районы буенча социаль яклау оешмасының пенсионерлар һәм инвалидларның көндезге тору бүлеге белгече Екатерина Николаевна Присяжнова барысы турында җентекләп сөйләде.
- Көндезге группабызда дәваланучы Инсар шәһәрендә гомер итүче (фотодалар) Сания Нугайбек кызы Исмаилова, Наилә Равил кызы Андреева, Кадошкино районы Латышовка авылыннан Зарифә Зиннур кызы Донская, Рима Ариф кызы Бикмурзина, шул ук районның Потижская Слободасыннан Адилә Исмаил кызы Брюзгина белән христианнарының яраткан һәм хөрмәт иткән бәйрәме - Пасха алдыннан Пасха эшләнмәләре ясау буенча мастер – классны Татьяна Петровна Кузмина уздырды.
Инсар социаль көндезге бүлеге кешеләре үзләренең иҗатларын, гаҗәеп фантазияләрен һәм осталыкларын күрсәтеп, бәйрәмгә открыткалар, чебиләр белән мәзәк тавык һәм катыргы савытлардан тавыклар ясадылар. Нәтиҗәдә матур һәм оригиналь Пасха эшләнмәләре килеп чыкты, - дип сөйләде Екатерина Николаевна.
«РМ Инсар районы буенча социаль яклау» каршындагы пенсионерлар өчен көндезге тору бүлегендә булып үзенең алган кичерешләре белән гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган хөрмәтле, күп бүләкләр иясе Зарифә Зиннур кызы Донская бүлеште.
- Апрель аенда, табигать уянгач, инешләр буенда үсә торган талтирәкләр бөре кабартып чәчәк ата башлагач, Пасха бәйрәме җитә. Бу вакытта тавыкларның күпчелеге йомырка сала башлый, сыерлар бозаулый, сөт-май күп, табигать үзгәрә, өметләр яңара, тормыш җиңеләя башлаган чакта була бу бәйрәм. Бу мин үзем авыл хуҗалыгы өлкәсендәге олы стажлы агроном буларак та әйтәм. Быел безнең Ураза бәйрәмебез дә шундый табигать уянган чакка туры килде.
Һәр бәйрәмнең үз төсе, үз йолалары, үз тәртибе бар. Бездә ир-атлар бергәләшеп мәчеткә дога кылырга барсалар, Пасхада тау башында чирәм типкән җирдә күкәй тәгәрәтәләр, кичкә таба гармуннар белән кичке уенга җыелалар, кемнәргә нинди кунаклар кайтканны берәмтекләп белешәләр, дуслашалар. Ике бәйрәм дә - дуслык бәйрәме. Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрер. Дуслык белән көчле без. Кадошкино районы Латышовка авылы халкы, тирә-як күрше авыллар халкы белән дус яшәгәнгә, элек тә Пасха бәйрәме кәефе безгә дә тәэсир итми калмый иде, бүген дә бу кәеф безгә күчте. Мәсәлән, Мордовиянең кайбер районнарында шикелле бездә дә “Чип-чип” дигән балаларның йомырка җыеп йөргән бәйрәме үтә. Балалар буяулы йомырка җыя; хуҗабикәләрнең кайберләренә шулай җырлап яки яттан сөйләп тә калдыралар: “Чип-чип чебәрүк, Йомыркасы югарук. Ак тавык, күк тавык, Ходай бирсен күп тавык...”
Пенсионерлар өчен көндезге тору бүлегендә булу минем өчен уңай эмоциаләр калдырды. Бирегә атнаның ике көнен йөрдек; яшәгән урын-нарыбыздан килеп алып, китереп куйдылар. Көн тәртибе бик тә уңышлы һәм уйланылган: саулыкны да ныгыттык, күңелләргә хуш килгән чараларда да катнаштык, бергәләп чәй эчүләре дә бер-беребезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә Пасха бәйрәме эшләнмәләре буенча мастер-классларда үзебезгә файдалы күнекмәләр дә алдык.
Мин олы яшьтәгеләр өчен булдырылган әлеге көндезге тору бүлегендә булуым белән канәгать.
Наилә НАСЫРОВА