Шундый алдакчылар да бар
Саранск суды каршына баян сату сылтавы белән Саранск кешесеннән 20 мең сум урлауда гаепләнүче Мәскәүле басачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск буенча идарәсе Пролетарский районы территориясендә җинаятьләрне тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 66 яшьлек Мәскәү кешесенә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.
Агымдагы елның январь аенда Эчке эшләр министрлыгының 4 нче ОПга 50 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән: ул аңа карата мошенниклык кылу турында хәбәр иткән. Зыян күрүче сүзләренчә, бушлай белдерүләр сайтында ул баян сату турында хәбәр тапкан. Ир-ат сатучыга язган, шуннан соң 20 мең сум күләмендә алдан түләү күчергән. Өч атна узгач, музыка коралы килмәгән. Гариза бирүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
Уздырыла торган чаралар һәм тикшерү гамәлләре кысаларында Мордовия Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск идарәсе оперативниклары һәм тикшерүчеләре белән берлектә, аферистның шәхесен ачыклаганнар. Ир-ат Мордовиягә китерелә. Фигурант сүзләренчә, акча урлау максатыннан ул баян сату турында белдерү урнаштырырга карар кылган. Шул ук вакытта аның, күрсәтелгән характеристикалар белән, музыка коралы булмаган. Хәзерге вакытта тикшерүче тарафыннан җитәрлек дәлил базасы җыелган, шуңа бәйле рәвештә прокурор раслаган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.













