Мордовиядә быел су басу куркынычы апрельнең беренче декадасында көтелә. Бу хакта язгы ташкынга әзерләнүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Мордовия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге җитәкчесе Светлана Левина быел март кышкы режимда кала, ә актив кар эреүе апрель башында гына башланачак, дип сөйләде. Әгәр дә яңгырлар күп булган җылы һава массалары үтеп керсә, барлык кар запаслары эри, бу елгаларда су дәрәҗәсенең тиз күтәрелүенә һәм якын-тирәдәге торак пунктларны су басуга китерәчәк. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Сергей Репин киләсе сезонның җитдилеген билгеләп үтте һәм ул гадәттән тыш хәлләргә китерергә мөмкинлеген әйтте. Ул су басу куркынычы булган чорга әзерлек чаралар оештырылган дип матбугат конференциясендә белдерде. Тагы, эрегән чорда сулыкларның бозда булу куркынычын аерым ассызыклады. Ул балык тоту сөючеләрне сак булырга һәм бозга чыгудан сакланырга чакырды. Ата-аналарга балаларның вакытларын контрольдә тотарга һәм аларга язгы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга куштылар.
Мордовия Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Наумов профилактик чаралар үткәрү турында хәбәр итте. Хуҗасыз гидротехник корылмалар даими хезмәт күрсәтә һәм ремонтлана. Аерым алганда, соңгы 10 елда аларның саны 130 дан 6 га кадәр кимегән.
Су басу вакытында 2800 коткаручы, 1000 берәмлек техника һәм 100дән артык йөзү чарасы хезмәткә әзер.
Матбугат конференциясе барышында шулай ук, коткару хезмәтләренең техник җиһазлануын көчәйтү һәм барлык кызыксынган ведомстволар арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
“Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, – ди халык. Чыннан да, көзге боз кеше авырлыгыннан чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә. Язгы ташулар якынлашкан саен, авыл халкының мәшәкате бермә-бер арта: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су нигезгә китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистартырга тәкъдим ителә.
Бик мөһим әйберне онытмагыз. Язгы суга эләккәндә иң беренче өс киемнәреннән котылырга тырышыгыз, алар сезне инде җылытмый, ә бәлки су белән авыраеп аска сөйри. Шунысын да истә тотыгыз, чыныкмаган кеше, температурасы 0 градус чамасы булган суда 10–15 минут чамасы торса, аңын җуярга мөмкин. Шуңа да судан чыккан кешегә тиз генә коры киемнәр бирергә, баллы әйбер ашатырга һәм, ул тәмам җылынып җиткәнче, актив хәрәкәтләндерергә кирәк.
Язгы чорда балаларның хәвеф-сезлегенә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аларга сулыклар, елга-күлләр янында уйнауның хәвефле булуын аңлатырга һәм анда үзләрен генә җибәрмәскә кирәк.

Наилә НАСЫРОВА