Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай.
Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае. Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле. Мордовиядә яшәүче мөселманнар, барлык халык белән бергә, быел 12 апрельдә Рамазан аена аяк басты. Беренче тәравих намазы 20 рәкәгать итеп 12 апрель көнне ястү намазыннан соң укылды. Ураза быел 30 көн тотыла. Гает намазы 13 майда укылачак. Ни кызганыч, былтыр тәравих намазларын җәмәгатьчелек белән бергә укый алмаган идек. Быел Мордовия мәчетләребез ачык, әмма бу биналарда барлык санитар-эпидемиологик  таләпләрне үтәргә тиеш булабыз. Тагы мәчетләребездә социаль дистанция сак-ларга тиешбез. Анда, сулыш органнарын саклау өчен, битлекләр кулланырга кирәк, дип кисәтә дин әхелләребез.
Рамазан аенда фитырны ничек бирергә – азык-төлек беләнме яки акчалатамы дигән сораулар халык арасында, бигрәк яшьләр арасында туа. Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык, азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
Тагы Рамазан – изге гамәлләр ае. Әйдәгез бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, изге гамәлләр эшләп һәр көнебез үтсен. Бу айда башка вакытны эшли алмый калган игелекләрне башкарырга тырышыйк.