Мордовия татарларыбыз арасыннан чыккан атаклы кешеләребез байтак. Мәдәният өлкәсендәгеләре дә күп. Атак-лы рәссамнарыбыз да бар. Атказанган Малик Нетфулла улы Ямбушев, Хафиз Ибәтулла улы Бикбаев, яшь һәм перспективалы Руслан Малик улы Ямбушев һәм башкалар. Тагы бер яшь сәләт турында язарга булдык.
Ул - Аэлина Касим кыз Байчурина. Үткән атнада Кадошкино мәдәният сараенда Аэлинаның «Запечатление» дигән рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле техникалы һәм төрле материал (акварель, гуашь, пастель) белән башкарган шәхси күргәзмәсе оештырылган. Анда халык үз күзләре белән татар милли орнаменты белән башкарган тәлинкәләр, агачтан чукып ясалган скульптуралары; керамика, чигү әйберләре; туган як табигате, чәчәкләре сүрәтләнгән картиналары бар. Аэлина Касим кызы Кадошкино районы Латышовка авылында гомерен укытучылыкка багышлаган Рауза Фәрит кызы белән тырышып КТЗда эшләгән Касим Усман улы Байчуриннар гаиләсендә туып-үсә. Алик белән Ильяс (бүген алар - военныйлар) абыйларыннан соң, бер чибәркәй кызчык туа. Аэлина Латышовка урта мәктәбен тәмамлагач, Н.П.Огарев исемендәге университетның милли культура институтында белем ала.
- Мин институтта укыганда де-коратив-гамәли сәнгать белән кызыксындым. Һәрвакыт татар телемне, мәдәниятымны яратым күп кенә кул эшләремдә милли тра-дицияләренә тугрылыклы булырга тырышам, шул юнәлештә иҗат итәргә яратам, - ди Аэлина Касим кызы әңгәмә вакытында.
Нинди ярышларда катнашканың бар дигән сорауга:
- Студент чагымда халыкара кон-курс-күргәзмәләрендә дә катнаштым һәм призлы II урыннарны яулап килдем. «Шумбрат, Мордовия!»дә иҗат эшләрем күргәзмәсе булып килә. Менә хәзер шәхси күргәзмә булдырырга уйладым.
Байчурина Аэлинаның сәнгать әсәр-ләре – ихлас күңелдән иҗат ителгән хезмәте һәм алар халык күңелендә; халык иҗатында лаеклы урын табар дип ышанабыз.
Мәдәният йортында художник – рәссам булып хезмәт иткән А.К.Байчурина «Күңелле акварель» («Веселая акварелька») дигән түгәрәк тә алып бара. Балалар бу түгәрәккә яратып йөри һәм уңышлары да күренә башлаган. Мәсәлән, укучысы Настя Рябая белән Муминат Вахидова район конкурсларында беренчеләрне алалар. Әлегә кечкенә генә булса да, балалар өчен зур уңыш.
Бүгенгә төрле жанрда иҗат итә Аэлина Касим кызы Байчурина. Барысында да - милли бизәкләр. Кайсы юлдан барса да, алда уңышлар көтсен, сез булдырасыз.

Н.ХӘЛИЛ