Кеше тормышы ул туган, яшәгән авыл тарихына да барып тоташа бит. Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы да аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Ләмберә районы Кривозерье - Кырви авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле, уңган булулары белән аерылып торган. Шундыйларның берсе Назия Ибраһим кызы Муратова да.
Ул 1945нче елның беренче мартында Ләмберә районы Кривозерье авылында Ибрагим Алим улы белән Альфия Арифулла кызының күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Җиде балаларына тиешле тәрбия бирү өчен күп тырыша әти-әниләре, чөнки бу бит Бөек Ватан сугышыннан соңгы илне аякка бастырган еллар. - Әтием безнең өчен бик тырышты. Күрше авылга барса – валенка басучыны өйгә алып килеп, барыбызга да киез итек бастырта иде. Базарга барса – кәҗә яркаларын алып килеп, итле аш белән сыйлады. Тимер юлда эшләгәндә, көне-төне дежур торган чакларда, өстендәге киеменә хәтта боз туңган була торган иде әтиемнең, - дип хәтирәләрен яңартты әңгәмәдәшем.
Балачактан тырышлыгы әти-әнисеннән күчкән Назиягә дә. Авылы мәктәбендә тырышып укый, җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша, спорт белән кызыксына. Тик йөгерү белән генә калмый, төрле ярышларда призлы урыннар алып килә. Мордовиядә беренчеләрне алгач, Краснодар, Чечня һәм башка җирләрдә үткән ярышларда лаеклы өченче урыннар һәрвакыт аның булган.
Кырви мәктәбен тәмамлагач, 7 балалы гаиләдә вузга барырга мөмкинлек булмаган. Әтисе Ибраһим: «Училищега гына кызым урнаш, анда 27 сум стипендия дә бирәләр», - дигән. Әтисе кушканча, Назия училищега (ФЗУга) урнаша. Практикага – «Саранский инструментальный завод»ка, ә укуны тәмамлагач «Электровыпрямитель» заводының 2 цехына эшкә юллаганнар. Практикага беренче тапкыр килгәч, Ибраһим кызы Назия заводтагы ир-ат кына җиңә торган фрезер станогын күреп елап җибәргән. Аларны кабул иткән Виктор абый Дорофеев, яшь кызчыкның елаганын күреп: «Потерпи, Надя, учиться только три месяца осталось. Вот скоро новый цех откроется: я тебя пристрою». Ә чынлыкта, язма героебыз фрезер станогы артында ун ел тырышып хезмәт иткән. Тырышлыгын күреп аңа мастеры Харис абый Батеряков төрле яклап ярдәм иткән. Чынлылыкны яраткан Назияне табельныйга да куйган, кладовщик булып та калдыра булган.
Назия Ибраһим кызы Муратова – эш кешесе. Ул тормышын алга җибәрү өчен хезмәт куя, кечкенә генә үзгәрешкә дә сөенеп яши. Бу вакыт ул кияүдә була, Роберт улы белән тормыш иптәшен, Харис Хәсән улын, өч ел армиядән көтеп яшиләр. Ире армиядән кайткач, птицефабрикага шофер булып эшкә урнаша һәм анда тырышып хезмәт итә. Яшәү хәле яхшыра. Аннары Румины, Эльвирасы туа.
Әйткәнебезчә, һәрбер кешенең тормышы - үзе бер тарих. Кырви авылының бер ягыннан тимер юл үткәнгә, халыкның бер өлеше тимер юлда эшләгән. Бу юлны якташ язучыбыз Шәриф Камал да төзешкән (дамба ясар өчен туфрак ташыган). Шулай, Назия Ибраһим кызы Муратова тимер юл кассасында кассир булып утыз ел эшли, пенсиягә чыккач та эшләп ала язма героебыз. Ул эшләгән вакытларда поездларга билетлар алу проблемасы бар иде, чөнки бу станциядән үткән поездларның саны да аз, еш үтми дә иделәр. Тагы тирә-як авыллары, район халкы да шул тукталыштан поездларга утырып төрле якларга йөргәннәр. Шуңа да Назия апа, булдыра алган кадәр еш авылдашларына билет алып бирә торган булган; ярдәм сорап килүчене бер тапкыр да кайтармаган, халкы өчен тырышкан. Бу урында шуны да әйтәсе килә, Назия апа барлык күршеләре белән гомере буе яхшы дустанә мөнәсәбәттә яши, һәрвакытта да көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бүген дә шул яшәү принцибына тугры булып, хәленнән килгән кадәр кешеләргә ярдәм итәргә тырыша.
Тынгысыз җанлы, туганнарының, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче Назия Ибраһим кызы спортта гына түгел, ә төрле яктан актив кеше. Тимер юл кассасында эшләү барышында ул Рузаевкада ревкомиссия составында тора, озак еллар профком председателе була, товарищеский судта заседатель булып та хезмәт итәргә туры килә аңа. Авыл халкы да хөрмәт итә Ибраһим кызы Назияне. Авылында, районында үткән төрле-төрле чараларга да чакыралар, аларда катнаша. Күчтәнәчкә алкасын, пахлавасын пешереп алып бара. Сабантуйларга да пешерә. Ә бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше Харис абыйсыз Кырвида бернинди кода да, бәйрәм дә үтмәгән, чөнки ул гармунын өздереп, җанга рәхәт бирә торган милли моңнарыбызны, рус телендә җырланган җырларны уйнаткан.
Назия Ибраһим кызы Муратова кайнанасы белән бергә егерме елдан артык яшәгән. Ә үзе улы Румин, килене Садия Тахир кызы кадер-хөрмәтендә утыз елга якын бергәләп яшиләр. Алар белән бергә булудан бик тә канәгать һәм рәхмәтле язма героебыз. Килене Садия Тахир кызы Кривозерье мәктәбенең уңышлы башлангыч сыйныф укытучысы, мәктәп завучы. Әлегә Назия Ибраһим кызының 7 оныгы, 4 оныкчыгы аны шатландыра. Оныклары да һәрвакыт әнекайларының хәлен сорашып, күчтәнәчләр ташып торалар. Ул дини йолаларыбыз кушканча дога кылып дөньяларга - тынычлык, илгә - байлык, авылы халкына һәм якыннарына саулык тели.

Наилә НАСЫРОВА