Ковылкино һәм аның борынгы кардәше Наровчат шәһәре - үз тарихында озак еллар я Пенза губернасына, я Мордовиягә кереп, бер түбә астында булганнар. Бүген икесе ике өлкәгә керәләр.
Уртак тарих, мәдәният һәм сәнгать белән тыгыз бәйләнгән, бер-берсеннән 25 километр ераклыкта булган бүгенге Ковылкино һәм Наровчат хәзер ике төбәккә карыйлар.
Узган 2020 елда Россиянең ике тө-бәге: Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе ике бөек якташыбызның-Кочелай авылыннан халык рәссамы Федот Сычковның һәм Наровчаттан «Поединок», «Гранатовый браслет», «Олеся» әсәрләренең авторы, рус язучысы Александр Купринның тормыш һәм иҗатларының 150-еллык юбилей даталарын билгеләп үттеләр.

Пензаның өлкәсен таныткан, туган якны өйрәнүче буларак танылган Наровчат музей комплексы директоры Александр Сохряков, сәгатьләр буе гид булырга һәм борынгы уникаль табылдыклар турында сөйләргә әзер. Күптән түгел ул Федот Сычковның «Крестьянская девушка» дигән уникаль картинасына ия булган. Аның оригиналы Канададан килгән. Юбилей алдыннан авыл тормышын, авыл уеннарын сурәтләргә, мукшы хатын-кызларының шат йөзләрен язарга яратучы танылган рәссамның картинасын, мордва тамырлары булган бизнесмен Виталий Контишев, Пензадагы тарих һәм этнография музеена бүләк иткән. Бу рәсем музейның үзәгендә урнашкан; төрле яктан күзгә күренеп тора һәм аңа игътибар итми булмый.
Үз чиратында, танылган якташыбыз, бөек рәссам, кече Ватаны Ковылкино районының Кочелаево авылы булган Федот Сычков иҗаты турында югары бәя биреп, Александр Сохряков җирле музейга Наровчат белән Наровчат районы турындагы өч китапны бүләк иткән.